Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Антларына тугры калып, тынычлыкны тәэмин иттеләр

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгару көне буларак билгеле. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә Ватан алдындагы бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк....

15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгару көне буларак билгеле. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә Ватан алдындагы бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Аларның якты хатирәсе - безнең күңелләрдә мәңгелек. Каршыгызда башыбызны иеп рәхмәт әйтәбез, һәркайсыгызга сабырлык, иминлек, тыныч көннәр телибез.

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, армия хезмәтен кайнар нокталарда үткән райондашлар! Армиянең дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә сезнең өлешегез зур, илгә тугрылыгыз һәм сугышчан батырлылыгыз - яшь буын өчен матур өлге. Рәхмәт сезгә. Инде килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек, хәерле озын гомер телим.

Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев