Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһам Шакировның илһам чишмәсеннән агылган моң

Бүген якташыбыз, Тукай районы горурлыгы, Яңа Бүләк авылында туып-үскән татар халкының легендар җырчысы Илһам ага Шакировның гомер бәйрәме. 82 ел моң илендә, 82 ел халык мәхәббәтендә. Карурманнарны айкап чыгарлык гайрәтле моң иясенең талантына сокланабыз, аның белән горурланабыз.

Газетабызда мәшһүр җырчы турында һәрдаим язып торабыз. Укучыларыбызга Яңа Бүләк авылында ачылган музей турында да язган идек. Илһам Шакировның тормыш юлын да яктыртып торабыз. Ә бу юлы исә якташыбызның авылдашлары хатирәләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәсебез килә.

Гөлфәния Хафизова, 84 яшь:

- Мин 60нчы елларда килен булып төштем Яңа Бүләккә. Илһам ул вакытларда инде җырчы буларак танылган иде. Туган авылына да килә иде концертлар белән. «Исәнмесез, авылдашлар», - дип кул биреп исәнләшә иде. Хәл-әхвәлләр сораша иде. Авылыбыз белән җыйнаулашып концерт карарга бара идек.

Илһам Шакиров авылы булгангамы, безнең авылда бөтенесе җырлый. Илһамның үзенең бертуган абыйсы Кыяметдин дә моңлы иде, аның малае Флүр дә оста җырлый. Менә без дә, карт әбиләр булсак та, һаман клубка киләбез, сәхнәдән «выступать» итәбез, - дип Гөлфәния әби гөлдәй балкыган елмаю белән үзенең концерт күлмәген күрсәтте - чигелгән калфак, җылы озын күлмәк, бәби итәкле алъяпкыч.

Рәшидә Мирсәетова, 90 яшь:

- Илһамны белмәгән кеше юк бит ул! Бик беләм мин аны. Комбайнда ипи ташып йөри иде. Ә бервакыт, ишетәм, кемдер бик матур итеп җырлый. Тирә-якка матурлык сибелә инде менә. Күрәм - бу кеше ат белән төшеп килә, йөгереп киттем шул якка. Илһам икән! Бәләкәй чагында бик җырлап йөрми иде бит ул, каян беләсең аның шулкадәр моңлы икәнен. Үсә төшкәчрәк инде җырга сусавын яшерми башлады. Күрәсең, күңеле шулай кушкандыр, күңеле шулай омтылгандыр, моңга сәләте юл ачкандыр, Казанга укырга китте ул.

Зур кеше булгач та, гадилеген югалтмады. Олыны олы, кечене кече итә. Әниләре вафат булгач, кулына дисбе тотып зиратка килә иде, озак кына шунда торып чыга иде.

Авылыбызга концертлары белән килгәндә шарт та шорт записка килә иде Илһамга. Артыннан йөрүчеләр булды, чибәрлеге дә бар бит, - дип Рәшидә әби көлеп тә куйды.

Мөзәянә Вәлиуллина, 86 яшь:

- Илһам минем туганым ул. Аның атасы белән минем әнкәй бертуган. Бергә үстек, Чыршылыга бергә укырга йөри идек. Бик уенчак, тапкыр булды Илһам. Колагын селкетә белә иде. Иии, шуннан көлә идек! Чыршы бәйрәмнәрендә җырлый иде бик матур итеп. Хәзер, бүләккә дип, коробка-коробка конфет бирәләр бит, элек алар берсе дә юк иде. Камырны балык формасында кисеп, шуны катырып, уенчык ясыйлар иде. Илһамга да бәйрәмнәрдә җырлаганга шул балыкларны бирәләр иде.

Якташыбызны туган көне белән барлык авылдашлары, райондашлары исеменнән без дә ихластан котлыйбыз. Илһам агага саулык-сәламәтлектә, якыннарының, халкының мәхәббәтендә озын гомер кичерергә язсын! Илһам абыйның илһам чишмәсе киләсе буын артистларына да бетмәс-төкәнмәс моң чыганагы булсын.

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә ТРның ул вакытта Сарман районы хәзер Тукай районы Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда Казан Дәүләт консерваториясенең җырлау бүлеген бетерә. Шул елдан ук Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең төп солисты була.
Илһам Шакиров зур сәләте һәм югары профессионализмы ярдәмендә үз вокаль-башкару мәктәбен оештырган. Аның иҗатында халык җырлары белән беррәттән классик әсәрләр, татар композиторлары әсәрләре һәм эстрада җырлары бар. Иң танылган җырлары - «Хуш авылым», «Сандугач», «Өченче көн тоташ кар ява», «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», «Әдрән диңгез».
Илһам Шакиров музыкаль мәдәният белгече. Ул шулай ук бөек язучыларга, шагыйрьләр, композиторлар юбилейларына багышланган концертларда еш катнаша. Яшь җырчыларның күбесе беренче вокал дәресләрен нәкъ Илһам Шакировтан алалар.
Илһам Шакиров Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. 1986 елда «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев