14 сентябрь 2018 яңалыклары
-
ЮХИДИ инспекторлары ата-аналар белән очраша
Август ахырында һәм сентябрь башында районда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Игътибар – балалар!» дип аталган профилактик чара үтте. Акция яңа уку елы башланган көннәрдә балаларның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, юлда йөрү кагыйдәләрен, күнекмәләрен искә төшерү максатыннан уздырылды.
-
Фаил Камаев Тукай районы башлыгы итеп сайланды
Бүген Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, Пенсия Фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Эдуард Вафин, Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева катнашты.
-
«Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгында бәрәңгенең гектарыннан уртача 300 центнер уңыш алалар
Хуҗалыкларда «икенче икмәк» уңышын җыю бара. Район буенча барлыгы дүрт хуҗалыкта – «Миңнеханов», «Мингалиева», «Әшрәфуллин» крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм «Шилнә» җитештерү кооперативы кырларында бәрәңге үстерелде. 13 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда пландагы 243 гектар жирнең 36 гектарында бәрәңге казылган. Бүгенгә барлыгы 1057 тонна бәрәңге җыеп алынган. Уңышның чыгышы – гектарыннан уртача 294 центнер.
-
Районда котыру чире буенча карантин игълан ителде
2018 ел башыннан районда хайваннарда котыру чиренең ике очрагы теркәлгән – Югары Байлар һәм Таулык авылларында. Шунлыктан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Таулык авылы территориясендә котыру чире буенча карантин игълан ителде.
-
Тукай муниципаль районы башлыгы вазифасына «Бердәм Россия» сәяси партиясе Фаил Камаев кандидатурасын чыгарды
«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлегенең XXVIII конференциясе узды. Утырышта барлык 72 делегатның 69ы катнашты.
-
"Татар-информ" II кварталда да цитаталар китерелү буенча алдынгы матбугат чарасы булды
Апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча, агентлыкка сылтама китерү индексы 393,44 дәрәҗәсендә булган.
-
Фаил Камаевка Мәләкәс авыл җирлеге депутаты таныклыгы тапшырылды
Бүген Мәләкәс авыл җирлеге Советы утырышы узды. Көн тәртибенә ике сорау чыгарылган иде. 9 сентябрь көнне узган өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
-
Йөкле хатынын пычак белән кадап үтергән ирне хөкем итәләр
32 яшьлек ир-атны “Йөкле хатынны үтерү” маддәсе буенча гаеплиләр.
-
Урманнардагы корыган ботакларны рөхсәтсез һәм бушлай җыярга мөмкин булачак
Татарстан депутатлары Россия Урман кодексына кертелгән яңа кагыйдәләр турында халыкка җиткерүне бурыч итеп куйды.
-
Каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренең өендәге камерадан язманы Тикшерү комитеты күрсәтте
Коралланган ике карак йорт хуҗасын һәм аның хатынын бәйләгән, ләкин ир-ат алардан котылып, каршылык күрсәткән.
-
Бабайлар әйткән : “Бүгеннән әбиләр чуагы башлана”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ