Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай муниципаль районы башлыгы вазифасына «Бердәм Россия» сәяси партиясе Фаил Камаев кандидатурасын чыгарды

«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Тукай районы җирле бүлегенең XXVIII конференциясе узды. Утырышта барлык 72 делегатның 69ы катнашты.

Сәяси партия әгъзалары Тукай муниципаль районы башлыгы – Тукай муниципаль районы Советы рәисе вазифасына үз кандидатурасын чыгарды. Шулай ук «Бердәм Россия» сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Тукай районы җирле бүлекчәсе секретаре сайланды.
Район башлыгы вазифасына партия әгъзаларыннан Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев һәм Биклән авылы мәктәбе директоры Айрат Ибраһимов тәкъдим ителде. Партиянең җирле бүлеге секретарена исә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова белән башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев кандидатуралары тәкъдим ителде. Аларның исемнәре яшерен тавыш бирү бюллетеньнәренә кертелде.
Тавыш бирүдә барлыгы 69 партия әгъзасы катнашты. Хисап комиссиясе рәисе Рима Волкова тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте. Район Советы утырышында каралачак башлык вазифасына, 68 тавыш җыеп, Фаил Камаев кандидатурасы чыгарылды. Партиянең җирле бүлеге секретарена да Фаил Камаев сайланды.
Партия әгъзалары алдында чыгыш ясап, Фаил Мисбахович ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Биредә тумасам да, мин үземне Тукай районының патриоты дип саныйм. Район үсеше, иминлеге өчен вакытымны, көчемне кызганмыйча эшләргә әәермен», – диде «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев