Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөкле хатынын пычак белән кадап үтергән ирне хөкем итәләр

32 яшьлек ир-атны “Йөкле хатынны үтерү” маддәсе буенча гаеплиләр.

Казанда бергә яшәгән йөкле хатынын үтергән ир-атны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

  • 32 яшьлек Казан кешесе һәм аның белән бергә торган 33 яшьлек хатын арасында ызгыш 1 май көнне, Совет урамындагы 21 нче йортның бер фатирында килеп чыккан иде. Җәнҗал вакытында исерек ир-ат хатынның күкрәгенә аш-су пычагы белән кадаган. Яраланган хатын-кыз хастаханәгә барган вакытта вафат булган.

“Йөкле хатынны үтерү” маддәсе буенча ачылган җинаять эше Татарстанның Югары судына җибәрелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев