Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда котыру чире буенча карантин игълан ителде

2018 ел башыннан районда хайваннарда котыру чиренең ике очрагы теркәлгән – Югары Байлар һәм Таулык авылларында. Шунлыктан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Таулык авылы территориясендә котыру чире буенча карантин игълан ителде.

Карантин гамәлдә булган чорда авыл территориясендә йорт хайваннары белән сату итү, аларны карантин территориясеннән чыгару, шулай ук бу җирлектәге кыргый хайваннарны аулау тыела. Котыру авыруы эләккән яки бу чир булу шикләнелгән малларны иткә сую, аларның сөтен куллану ярамый. Сәламәт терлекнең дә сөтен пастеризацияләү сорала. Карантинны районда котыру чиренең соңгы очрагы теркәлеп, ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгарачаклар.
Йорт хайваннары белән беррәттән кешеләр дә котыру чире йоктырырга мөмкин. Инфекция кыргый җәнлекләр тешләвеннән яисә селәгәе тиренең яраланган урынына эләгүдән барлыкка килә. Организмга эләккән вирус нерв тукымалары аша баш миенә китә. 
Беренче билгеләр һәрвакыт бер үк: тешләнгән урында авырту барлыкка килә, сәбәпсез курку, тынычсызлану күзәтелә, яктылык һәм тавышка сизгерлек арта, тән температурасы күтәрелә, кеше ярсый, су эчкәндә бугаз һәм йоткылык мускулларын авырттырып көзән җыерырга тотына. Ә берничә көннән сулыш юллары мускуллары һәм кан тамырлары параличланып, кеше үләргә мөмкин.
Әлеге куркыныч авырудан сакланыр өчен, кыргый хайваннар янына якын бармаска кирәк. Үзен сәер тоткан хайван табылган очракта, кичектергесез рәвештә район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү сорала, дип белдерәләр берләшмәдән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев