Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Фаил Камаев Тукай районы башлыгы итеп сайланды

Бүген Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, Пенсия Фондының  Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Эдуард Вафин, Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева катнашты.

Район Советына башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаевтан үз вазифаларыннан вакытыннан алда китү турында гариза кергән. Депутатлар әлеге гаризаны кабул итте. Утырыш барышында депутатлар тавыш бирү юлы белән район башлыгын сайлады. Бу вазифага Мәләкәс авыл җирлеге депутаты, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре Фаил Камаев сайланды. 
Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр советы депутатлар корпусы исеменнән Фаил Камаевны котлады, эшендә уңышлар теләде. Шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итүче авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. Камаев, үз чиратында, район халкы өчен эшләргә сүз бирде.
Аннары Совет утырышын район башлыгы булып сайланган Фаил Камаев үзе дәвам итте. Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп беренче урынбасар Ленар Авзалов билгеләнде. Депутатлар бу карарны да бертавыштан кабул итте. Утырыш ахырында Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Утырыш шуның белән үз эшен төгәлләде. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Фаил Камаев Тукай районы башлыгы

2
X