Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

ЮХИДИ инспекторлары ата-аналар белән очраша

Август ахырында һәм сентябрь башында районда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Игътибар – балалар!» дип аталган профилактик чара үтте. Акция яңа уку елы башланган көннәрдә балаларның юл куркынычсызлыгын тәэмин итү, юлда йөрү кагыйдәләрен, күнекмәләрен искә төшерү максатыннан уздырылды. 

Әлеге чара кысаларында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары балалар һәм ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрүгә дә зур игътибар бирделәр. Машина йөртүче әти-әниләр белән дә, юлда туктатып, бу турыда сөйләштеләр, лекцияләр белән мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына чыктылар. 
Чираттагы очрашуларның берсе 10 сентябрьдә Кнәз мәктәбендә үтте. Биредә бүлек башлыгы Шамил Ганиев үзе дә катнашты. Моңа кадәр инспекторлар Шилнәбаш, Мәләкәс, Бәтке, Борды, Биклән, Калмия мәктәпләрендә әңгәмәләр үткәргәннәр иде. Алга таба барлык мәгариф учреждениеләренә дә ата-аналар җыелышларына чыгу планлаштырыла, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән бирелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев