Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Миңнеханов» крестьян-фермер хужалыгында бәрәңгенең гектарыннан уртача 300 центнер уңыш алалар

Хуҗалыкларда «икенче икмәк» уңышын җыю бара. Район буенча барлыгы дүрт хуҗалыкта – «Миңнеханов», «Мингалиева», «Әшрәфуллин» крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм «Шилнә» җитештерү кооперативы кырларында бәрәңге үстерелде. 13 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда пландагы 243 гектар жирнең 36 гектарында бәрәңге казылган. Бүгенгә барлыгы 1057 тонна бәрәңге җыеп алынган. Уңышның чыгышы – гектарыннан уртача 294 центнер. 

«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәрәңге алуга 6 көн элек тотындылар. Биредә гектардан уртача 300 центнер уңыш чыккан. 
Бәрәңге алу комбайны штурвалында хуҗалык белән идарә итүче Рамис Миңнеханов үзе эшли. Без килгән мәлдә дә, үз янәшәсенә комбайн төзеклеген күзәтүче оператор гына алып, бүгенгә инде өченче гектарын төгәлли иде. 
– Узган ел белән чагыштырганда, уңыш быел күпкә артыграк чыга. Урыны-урыны белән 350-400 центнер уңыш биргән мәйданнар да бар. Су тиеп җитмәгән җирләрдән 300әр центнер алабыз. Бәрәңге өчен елы да әйбәт килде аның – артык эссе дә булмады, яңгырлары да вакытында яуды, – дип сөйләде Рамис Миңнеханов.
Бүгенгә хуҗалык биләмәләрендә булган 80 гектар бәрәңгенең 23 гектары казылган. Көннәр явым-төшемсез булса, биредә эшне ике атнадан соң тәмамларга планлаштыралар. Хуҗалык белгечләренең фаразлавы буенча, бу елны басулардан ким дигәндә 2,5 мең тонна бәрәңге җыелачак.
Бәрәңге казу белән беррәттән хуҗалыкта бәрәңгене чистарту һәм сортларга аеру эшләре бара. Кырдан кайткан 750 тонна бәрәңге инде сортлаучы линия аша узып, саклауга куелган. 
«Әшрәфуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында исә шушы көннәрдә бәрәңге уңышын җыю тәмамланды. Без хуҗалык җитәкчесе Илдар Әшрәфуллин белән элемтәгә кереп, быелгы уңыш турында сораштык.
– Уңыш күбрәк булыр дип көткән идек тә шул. Гектарыннан 200 центнер гына чыкты. Хәер, узган ел да шулай иде. Гала сортлы бәрәңгенең бер төбеннән 10ышар бәрәңге чыкты, ә Беллароза сортлысыннан 3-4 кенә. Соңгысын икенче елга гел дә утыртмаска уйлап торам. Тулаем җыем 5 гектар җирдән 100 тонналап булды. Орлыкка җитәрлек кенә калдырсак, калганын ярминкәдә сатарга планлаштырабыз. Бу елны бер килограмм бәрәңгенең бәясе 10-11 сум тирәсе, – дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев