14 февраль 2020 яңалыклары
-
Һәр чәкчәк үзенчәлекле
Районда «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» дигән яңа бәйрәм барлыкка килде. Былтыр «Якты юл» редакциясе коллективы, район хакимияте белән берлектә, татар халкының тантаналар символы булган чәкчәк пешерү осталары конкурсын уздырды. Әлеге проект быел да үз эшен дәвам итә. Бәйгенең сайлап алу турлары ике зонада – Боерган һәм Борды авылларында узды. 24 оста арасыннан 6 кеше финалга сайлап алынды.
-
Тукайлылар Илһам Шакиров өчен тавыш бирә
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан - республика тарихында тирән эз калдырган, бүген дә төбәгебезнең чәчәк атуы өчен күп көч куйган шәхесләрне искә алу, хөрмәтләү йөзеннән тавыш бирү игълан ителде.
-
Хезмәткә түләү лаеклы булсын
Авыл кешеләренең хезмәте лаеклы бәяләнергә тиеш.
-
Боерганда – осталык дәресе
Районда «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» дигән яңа бәйрәм барлыкка килде. Былтыр «Якты юл» редакциясе коллективы, район хакимияте белән берлектә, татар халкының тантаналар символы булган чәкчәк пешерү осталары конкурсын уздырды. Әлеге проект быел да үз эшен дәвам итә. Бәйгенең сайлап алу турлары ике зонада – Боерган һәм Борды авылларында узды. 24 оста арасыннан 6 кеше финалга сайлап алынды.
-
Бер фоторәсем тарихы
Рәисә Рәүф кызы Фәрхетдинова 1975 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Борды мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. Аннан соң Калмашта, Яр Чаллыда балаларга ана телендә белем һәм тәрбия биргән. Хәзер лаеклы ялда. «Якты юл» газетасын күптәннән, «Коммунизм байрагы» чагыннан ук укып килә. Хәзергәчә бер дә язылмый калганым юк, ди. Моңа кадәр газетаны укучы буларак белгән Рәисә ханым күптән түгел редакциягә үзенең язмаларын алып килде. Балачаклары, яшьлекләре сугыш чорына туры килгәннәрнең язмышы турында ул язмалар. Бүген шуларның берсен газета укучыларга тәкъдим итәбез.
-
Тукай районы: мөмкинлекләргә чикләр юк
Район Советының 39нчы утырышы үтте. Аның эшендә ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнаштылар. Көн тәртибенә бер сорау – Тукай муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2020 елга бурычлар кертелгән иде. Район башлыгы Фаил Камаев үз чыгышында иң актуаль мәсьәләләргә кагылды.
-
Шоу-бәйге финалистлары
«Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» финалистлары жюри тарафыннан куелган баллардан чыгып билгеләнде. Иң күп балл җыеп, түбәндәге осталар финалга чыкты.
-
Җиңү көненә – 100 мең сум
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, РФ Президенты Указы нигезендә, Җиңү көне алдыннан 75әр мең сум акча биреләчәк.
-
Табиб ялларда йокы туйдыру тәртибе турында сөйләде
Ул эш көннәре белән чагыштырганда ике сәгатькә озаграк йокларга тәкъдим итте.