Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Һәр чәкчәк үзенчәлекле

Районда «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» дигән яңа бәйрәм барлыкка килде. Былтыр «Якты юл» редакциясе коллективы, район хакимияте белән берлектә, татар халкының тантаналар символы булган чәкчәк пешерү осталары конкурсын уздырды. Әлеге проект быел да үз эшен дәвам итә. Бәйгенең сайлап алу турлары ике зонада – Боерган һәм Борды авылларында узды. 24 оста арасыннан 6 кеше финалга сайлап алынды.

Бордыда көч сынашучылар 10 кеше булды. Өстәлләрдә күз явын алырдай, берсеннән-берсе уздырып, матур итеп бизәлгән чәкчәкләр. Күренеп тора, аларның һәркайсы җан җылысын кушып пешерелгән.
Әниләр әйтә торган иде, чәкчәкне чак-чак кына кабасы дип. Гадәттә, без кечкенә чакта, бу милли ризык зур бәйрәмнәрдә, туйларда гына пешерелә иде. 
Борды авылында кунакларны данлыклы «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле гармуннар тартып, дәртле җырлар җырлап, якты йөз белән каршы алды. Бактың исә, үзләрендә дә чәкчәк остасы – София Краснова бар икән. Чәкчәге дә ашап туймаслык тәмле, мичтә пешкән! Бордылылар уңган авылдашларын сәхнәгә озата чыктылар, аның өчен жан аттылар. Гомумән, авыл җирлекләре үз конкурсантлары өчен искиткеч терәк булды. Иштирәк авылы кызы Назилә Ногманова өчен мәдәният йорты коллективы халкыбыз тарихына, милли йолаларга кагылышлы театральләштерелгән күренеш әзерләгән. Яңа Бүләк җирлеге Күктәк Мирсәет авылыннан чәкчәк остасы Зөлфия Мингалиеваны да бик шәп коллектив озата килгән. Сәмәкәй авылыннан килгән Гөлфирә Петрова да осталарның остасы. Ул милли ризыгыбызны әзерләүдән ләззәт ала, аны кадерли белә. Шилнәбаштан ерак Оренбург якларында туып-үскән Гөлнара Садыйкова килгән. Тарихи Ватаныбыздан читтә туса да, аның күнелендә халкыбыз традицияләренә, ризыкларына тирән ихтирам мулдан. Теләнче Тамактан килгән Гөлфия Авзалова да үз эшенең остасы. Пешерү-төшерүгә дә, җыр-моңга да гашыйк. Круглое Поледан килгән Энҗе Бәдертдинова чәкчәкне иң хөрмәтле ризыкларга тиңли. Иске Дөрештән Янирә Әминова әзерләгән чәкчәк үзе кебек янып, үзенә тартып тора. Ә Иске Абдул авылыннан Фәния Гыйниятуллина узган ел «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесендә финалга чыккан иде. Шундый ук популяр чәкчәкче – Сосновый Бор поселогыннан килгән Ландыш Фәйзелхакова. Ландыш ханым узган елгы бәйгедән зур стимул алып кайткан, үз өстендә бик нык эшли. Камиллекнең чиге юк, ди. Менә шуңа оештыралар да инде бу бәйгене. Татар ханымнарына, әниләребезгә, әбиләребезгә дә мактау сүзләре яусын дип, исемнәрен белсеннәр дип, хөрмәт сүзләре ишетсеннәр, күңелләре канатлансын дип... Оештыручылар дигәнем – район газетасы коллективына зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Афәрин, кызлар! 
Ә жюриның чынлап та эше кызу булды. Татлы чәкчәкләрне бизәлешләре ягыннан да, тәме ягыннан да сынадылар. Кабарганмы, унганмы, май сеңдермәгәнме, ширбәте килгәнме, формасы нинди, зәвыклы итеп өелгәнме? Чәкчәкче хатын-кызларыбызның дөньяга карашы, тормыштагы урыны да игътибардан читтә калмады. 

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев