Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы: мөмкинлекләргә чикләр юк

Район Советының 39нчы утырышы үтте. Аның эшендә ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнаштылар.  Көн тәртибенә бер сорау – Тукай муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2020 елга бурычлар кертелгән иде. Район башлыгы Фаил Камаев үз чыгышында иң актуаль мәсьәләләргә кагылды. 

Тукай районы республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча бишенче, авыл районнары арасында икенче урында тора. Хәзерге вакытта районда 42052 кеше яши. Ярты миллионлы шәһәргә терәлеп яшәү районның социаль-икътисадый хәлендә чагыла.
Узган ел тулаем территориаль продукт күләме 42,9 млрд сумны тәшкил итте. Җитештерүнең төп күләме азык-төлек җитештерү һәм эшкәртү тармагына («Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Кама-Бекон» ҖЧҖ, «Яр Чаллы элеваторы» ААҖ, «Чаллы икмәк продуктлары» АҖ) туры килә. 
Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Район территориясендә «Һөнәри табышка салым» режимы уңышлы тормышка ашырылды. Үзмәшгульләр ассоциациясе оешты. Яңа җитештерү мәйданчыклары төзү дәвам итә. Биклән авыл җирлеге территориясендә җитештерү паркы өчен 85 гектарлы участок бүленде. 
Икътисадның нигезен дуңгызчылык, кошчылык, терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнүче агросәнәгать комплексы тәшкил итә. Фаил Камаев авыл хуҗалыгының киләчәге дип «Ярыш», «Гигант», Сәйдәшев исемендәге, «Ирек», «Миңнехуҗин» хуҗалыкларын билгеләп үтте. Кадрлар җитмәү проблемасы да күз уңыннан читтә калмады. Мәсьәләне хәл итү өчен район Борды авылында КГАМТ филиалы – укыту үзәге төзү инициативасы белән чыкты. Проект гамәлгә ашырылган очракта авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләнәчәк. 
Районда 17 меңнән артык шәхси ярдәмчел хуҗалык, 79 фермерлык хуҗалыгы бар. Аларда авыл хуҗалыгы продукциясенең өчтән бере җитештерелә. Хуҗалыклар дәүләт программаларында актив катнаша. 
Газ, су белән тәэмин итү, юллар салу, социаль объектлар төзү проблемалары кискен тора. Бу юнәлештә уңышлар да шактый – дистәләгән проект тормышка ашырылды. Район башлыгы республика программаларында катнашу мөмкинлеге өчен ТР Президентына, Хөкүмәткә һәм Дәүләт Советына рәхмәт белдерде. «РИТЭК» һәм «Татнефть» җәмгыятьләренә социаль мәсьәләләрне чишүдә иганәчелек ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт әйтте. 
Районда мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклауны үстерүгә зур игътибар бирелә. Фаил Камаев авыл фельдшерлары җитмәү проблемасын ассызыклады. Ул һөнәри юнәлеш буенча мәктәпләрдә эшнең көчәйтелүен билгеләп үтте, медицина кадрларын әзерләү буенча программа кабул ителәчәген белдерде. Сүз уңаеннан, киләсе елга Кече Шилнәдә Дәүләт торак фонды белән берлектә 36 фатирлы йорт төзеләчәк. Ул, беренче чиратта, медикларны торак белән тәэмин итүгә исәпләнгән.  
ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиев үз чыгышында Тукай районын лидерлар рәтенә кертте. Ә районның узган ел рейтингта бер урынны югалтуына килгәндә, тирән анализ ясарга һәм эшкә карашны кабат карарга кирәк, диде. Бүген республикада халыкның яшәешен яхшырту буенча 40тан артык программа эшли. Быел «Безнең ишегалды» проекты эшли башлаячак. Тукай районына бу максатка 700 млн сум акча бүленә. Васил Шәйхразиев тукайлыларны үзара салым программасында да актив катнашырга чакырды. Быел район халыктан 20 млн сум акча җыюны, дәүләттән 100 млн сум алуны максат итеп куя. 
Чыгышының ахырында Васил Шәйхразиев иң яхшы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. 

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев