Бер фоторәсем тарихы
Рәисә Рәүф кызы Фәрхетдинова 1975 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Борды мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. Аннан соң Калмашта, Яр Чаллыда балаларга ана телендә белем һәм тәрбия биргән. Хәзер лаеклы ялда. «Якты юл» газетасын күптәннән, «Коммунизм байрагы» чагыннан ук укып килә. Хәзергәчә бер дә язылмый калганым юк, ди. Моңа кадәр газетаны укучы буларак белгән Рәисә ханым күптән түгел редакциягә үзенең язмаларын алып килде. Балачаклары, яшьлекләре сугыш чорына туры килгәннәрнең язмышы турында ул язмалар. Бүген шуларның берсен газета укучыларга тәкъдим итәбез.
Сугыш чоры балалары бик аз калып бара. Еллар саргайткан фоторәсемнәргә карап, балачак истәлекләрен барлый алар.
Шундый истәлекләрнең берсе минем алдымда. 1942нче елның 27нче маенда төшерелгәнлеге рәсемнең артына язып куелган. Алгы рәттә уртада – минем әнием Әнисә Насыйп кызы Гобәйдуллина, Әҗмәкәй авылында балалар укытучы унтугыз яшьлек кыз. Укучы балалар белән Яр Чаллы шәһәренә экскурсиягә килгәннәр. «Балаларның күңелләре боекмасын, кәефләре күтәрелсен, аз булса да дөнья күрсеннәр дип алып бардым, – дип сөйли иде әни. – Сугыш аркасында болай да олы кешеләр кебек җитдиләнеп калдылар. үзләре сабыр, эшчән, тырышып укыйлар».
Арткы рәттә сулдан уңга: Сәлахова Мәрфуга (Заман абыйсы сугышта), Сәхәбиева Бану (Мөбарәкҗан абыйсы сугышта), яшь укытучы Нәкыя апа Фәрваева, Ямалиев Рәфыйк (Ямалиев Мөнирнең әтисе), Кәшбетдинова Сабира (ул чакта Малтабар авылыннан килеп, әбисендә яши). Алгы рәттә: Ризаһетдинова Нурзидә (Җәһүдәнең апасы), Әһлиева Рәхимә (Әҗмәкәйдәге Рәйханә апа белән Гәрдәледәге Фәһимә апаның сеңелләре), укытучы Әнисә Гобәйдуллина, Фәрхетдинова Фәния (өч абыйсы сугышта, әтисе исән түгел), Әхмәтшина Халидә (4нче сыйныфтан соң вафат булган).
Бүгенге көндә рәсемдәгеләрдән бер Фәния апа гына исән-сау, башкалар мәрхүмнәр инде. Фәния апа Чаллыга баруларын әле бүгенгедәй хәтерендә саклый, матур итеп сөйли: «Дүртенче класста унҗиде бала идек: унөч кыз, дүрт малай. Апа безне Чаллыга экскурсиягә алып барды. Сигез бала бардык. Кайберәүләр, төрле сәбәпләр аркасында, экскурсиядә катнаша алмады. Мәсәлән, Гали эштә калды – дәрестән соң фермада атлар карый тиде.
Чаллы белән ике араны барганда да, кайтканда да җәяүләп үттек. Аякта чабата. Бер Сабира гына ялтырап торган яңа матур туфлиләрдән. Туганнары шәһәрдән бүләк итеп алып кайткан. Сабира юлда әле аларны кими, Чаллыга барып җиткәч кенә кияргә дип, аллы-артлы җилкәсенә асып бара.
Утырып ял иткәләп, җәяүләп барабыз. Берсендә Сабираның матур туфлиләре утырган урында онытылып калган бит! Инде Орловка авылына кергән идек. Апа, безне утыртып калдырып, туфлиләрне эзләргә йөгерде. Аларны инде бер хатын өенә алып кереп китәргә өлгергән икән. Апа барыбер эзләп табып алып килде ул матур туфлиләрне.
Онытылмаслык вакыйга булды ул сәяхәт. Чеби чыгара торган инкубаторны күреп хәйран калдык. Шушы фоторәсемгә төштек. «Апа, безнең чабаталар да төшмәсме соң карточкага?» – дип сорадым. «Юк, аякларны төшермибез, – диде ул. – Әле кичен мин сезне кинога алып барам!» Без бик сөендек, кино күрәбез бит! Тик мин ападан кинога дигән акчамны кире сорап алдым, чөнки әнигә алып кайтып бирәсем килде».
Балалар элеваторны, Кама буйларын, пристаньне күргәннәр, ашханәдә тамак ялгаганнар. Укытучы апаларының туганнарында төн кунганнар.
Рәсемдәге балалар пөхтә киемнәрдән, чәчләре матур итеп тарап үрелгән. Кызларга әниләре хәтта муенсалар тактырып җибәргән әле! Күзләрендә гаҗәпләнү катыш кызыксыну, олыларча җитдилек, сабырлык та, балаларча шаянлык очкыннары да чагыла.
Минем әни Әҗмәкәй авылы балаларын, әти-әниләрен, өлкәннәрне җылы рәхмәт хисләре белән искә ала иде. Әле шушы рәсемдәге Рәфыйкның (Тукай-Чаллы районы кешеләренә яхшы таныш Рәфыйк абый Ямалиев) Чаллы юлында ничек сөенеп йөгереп баруын, шатланып сикергәләп алга чыгуын, кире йөгереп килүен сөйләгән иде: «Карасам, әнисе аңарга өр-яңа фуражка тегеп кидергән икән бит. Шуны күрсәтәсе килеп сөенә икән малай!»
Фәния апа быел 90 яшен тутыра. Аның хәтере-зиһененә сокланмый мөмкин түгел. Классташы, тормыш юлдашы Гали абый Төхвәтуллин белән ике малай, ике кыз үстереп, оныклар, оныкчыклар хөрмәтендә яши Фәния апабыз. Гали җизни вафат. Икесе дә тыл һәм хезмәт ветераннары, хезмәт алдынгылары, «Гигант» колхозы-совхозының мактаулы кешеләре булдылар.
«Безнең класстан Рәфыйк кына Калмашка җидееллык мәктәпкә укырга китте. Башкаларыбызның алга таба укырга мөмкинлеге булмады, – ди Фәния апа, – хезмәт юлын дәвам иттек. Ике абыем сугышта һәлак булды».
Фәния апа хәзергәчә минем әниемне «апа» дип атап йөртә, гәрчә соңрак кодагыйлар булсалар да. Авыл укытучысы образы сугыш чоры балаларының күңелендә башка сүз белән атап булмаслык итеп кереп урнашкан. «Апа» икән – ул инде укытучы. «Соңрак Борды мәктәбендә эшләгәндә мәктәп балалары гына түгел, авыл кешеләре дә «апа» дип дәшә иде, – ди әни. – Олы яшьтәге авыл агайлары, баш киемнәрен салып, «апа» дип исәнләшәләр иде».
Сугыш чоры балаларының тормышындагы бер вакыйганы гына түгел, бөтен тарихны, кешеләр язмышын чагылдыручы фотосурәтне хәзер мин әниемнең истәлеге итеп саклыйм.
Фото автордан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев