Боерганда – осталык дәресе
Районда «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» дигән яңа бәйрәм барлыкка килде. Былтыр «Якты юл» редакциясе коллективы, район хакимияте белән берлектә, татар халкының тантаналар символы булган чәкчәк пешерү осталары конкурсын уздырды. Әлеге проект быел да үз эшен дәвам итә. Бәйгенең сайлап алу турлары ике зонада – Боерган һәм Борды авылларында узды. 24 оста арасыннан 6 кеше финалга сайлап алынды.
«Якты юл» газетасы редакторы Резидә Юсупова узган елгы бәйгедә: «Бу осталык ярышы гына түгел, тәрбияви әһәмияткә дә ия. Киләсе елга без аны тагы да колачлырак итеп үткәрербез», – дигән иде. Сүзләрендә тордылар. Форсаты да чыгып тора, быел республикабыз төзелүгә 100 ел тула. Халык күңелен кузгаткан тамашаны ничек инде шушы тантанага багышламыйсың?
Боерган авылының мәдәният йорты залына килеп керү белән игътибарны җәлеп иткәне – ян-яктагы өстәлдә табак-савыт, он, йомырка. Боерганлылар шулай итеп осталык дәресе үткәрергә әзерләп куйганнар икән. Каршы яктагы өстәлдә конкурска алып килгән чәкчәкләрдән рәссам осталыгы белән ясалган композицияләр. «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» дигән язманы укыгач йөрәк сулкылдап куйды. Бу шедеврның авторы – Күзкәй авылыннан Илгизә Нуруллина.
Боерганлыларның активлыгына, иҗади табышларына сокланырлык. Мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова оста оештыручы, бүген үзе дә конкурсантлар арасында. Бәйгедә бу авыл җирлегеннән 7 кеше катнаша. Фәймә Маннанова, Алия Шәйхразиева, Әнисә Сәлахова, Колыштан Эльмира Ханнанова, Гөлфинә Зәйдиева һәм Туерадан Илүзә Гыйльметдинова. Шунысы куанычлы – бәйгегә яшьләр дә тартыла. Боерганнан яшь килен Алия Шәйхразиеваның композициясе бик матур. Малтабардан Кәүсәрия Сәитова һәм Калмиянең үзеннән Энҗе Галиәхмәтова килгән, чәкчәкләре авызда эри.
Күргәзмә өстәл белән танышып урыныма килеп утырдым да, моңсу уйга талдым. Мин сугыш чоры баласы. Әнкәем дә авылның чәкчәк пешерү остасы иде. Тик аны әзерләү өчен бер тәлинкә он эзләп ничә капканы кага иде микән. Пешергәндә безгә, тезелеп утырган дүрт балага, берәрне генә бирә иде, ымсынып калмасыннар дип. Ә чәкчәге берәр тантаналы вакыйга өчен булыр иде...
Бәйгене «Якты юл»ның баш редакторы Резидә Юсупова белән мәдәният бүлеге башлыгы Эльмира Әхмәтҗанова ачты. «Бәйге милли ризыкларыбызга, йолаларыбызга хөрмәт тәрбияләү, үзара аралашу, бер-береңнән өйрәнү максатларын күздә тота. Актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәт», – диделәр алар.
Жюри рәисе – «Чаллы икмәге» АҖ лабораториясе башлыгы Гөлназ Салихова.
Имтихан башланды. Һәр конкурсант үзе ясаган иҗат эшен тотып сәхнәгә күтәрелә. Күзкәй авылыннан Кәүсәрия Хафизова конкурска беренче тапкыр килгән. Аның сәхнә ветераны икәне күренеп тора – чәкчәген үзе язган шигырьне сөйләп тәкъдим итте. Калмаштан Фәния Хаҗипова белән Игенчедән Гөлфирә Шәйхразиева бу бәйгегә авылларының оста биючеләрен дә алып килгәннәр. Ә Фәния үзе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан җыр башкарып, күңелләрне кузгатты. Сәхнәгә былтыргы конкурсант – Яңа поселогыннан Тәнзилә Зарифуллина күтәрелде. «Былтыргы бәйгедә катнашканнан соң, яшьләрне дә чәкчәк пешерергә өйрәтү теләге туды. Шуңа быел мастер-класс күрсәтергә бик теләп ризалаштым», – диде ул. Бәйгене Боерган китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова җепкә тезгәндәй матур итеп алып барды.
Соңыннан жыелган халык зур кызыксыну белән Рәхилә Фәттахова белән Тәнзилә Зарифуллинаның чәкчәк пешерүен күзәтте. Җитезлекләренә күз иярми, йөзләрендә ихлас елмаю. Ә залда тылсымлы чәкчәк исе. Әлеге атмосфера, мөгаен, берәүне дә битараф калдырмагандыр. Әнә бит, килгән кунаклар да: «Авыл халкын күбрәк җыярга кирәк иде, бик күңелле чара, бу күркәм бәйрәмне ел саен үткәрсеннәр иде», – диеп таралыштылар.
Заһидә НӘБИУЛЛИНА,
ветеран-журналист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев