Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү көненә – 100 мең сум

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, РФ Президенты Указы нигезендә, Җиңү көне алдыннан 75әр мең сум акча биреләчәк.

Тыл хезмәтчәннәренә 50шәр мең сум каралган. ТР Президенты карары белән, федераль түләүләргә республиканыкы да өстәләчәк. Ягъни республикабыз территориясендә яшәүче сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе ияләре, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары, федераль түләүгә республика билгеләгән 25 мең сумны да кушып, барлыгы 100 мең сум акча алачак. Тыл хезмәтчәннәренә һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарына, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына республикадан 5әр мең сум өстәлә – алар 55әр мең сум алачак. Бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, анысы да үз урынында кала.
Тукай районында 4 Бөек Ватан сугышы инвалиды, 11 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 балигъ булмаган концлагерь тоткыны, 319 тыл хезмәтчәне яши. Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның тол хатыннары – 71 кеше, Бөек Ватан сугышы, Финляндия белән сугыш, Япония белән сугыш вакытында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары – 8 кеше.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен Пенсия фондына махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр гариза бирмичә генә башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев