Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Шоу-бәйге финалистлары

«Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» финалистлары жюри тарафыннан куелган баллардан чыгып билгеләнде. Иң күп балл җыеп, түбәндәге осталар финалга чыкты. 

Алия Шәйхразиева, 32 яшь. 11 ел инде ул Боерган килене. Бүгенге көндә кибеттә сатучы булып эшли. Чәкчәкне 2006 елдан пешерә. Әлеге бәйгедә катнашу аның зур теләге була. 

Зөлфия Мингалиева, 53 яшь. Яңа Бүләк җирлегенең Күктәк Мирсәет авылында яши. Яңа Бүләктә китапханә мөдире булып эшли. 18 яшеннән бирле чәкчәк пешерә. Үзен сынап карарга аны авылдашлары күндерә.

Тәнзилә Зарифуллина, 62 яшь. Узган елгы бәйге финалисты. Яңа поселогыннан. Банкта клиентларга хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджер булып эшли. 10 ел инде ул чәкчәк пешерү белән мавыга. 

Реклама

Кәүсәрия Хафизова, 70 яшь. Күзкәй авылында гомер итә. Бүген лаеклы ялда, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар берлеген җитәкли. Чәкчәкне инде 30 еллап пешерә. 

София Краснова, 59 яшь. Бордыда яши. Лаеклы ялда. Керәшен кызы булуына карамастан, татар халкының милли ризыгын ул сигез еллап пешерә. Бәйгедә катнашырга аны авылдашлары күндерә. 

Нәзилә Ногманова, 39 яшь. Иштирәк авылында яши. Бүгенге көндә үз эше белән шөгыльләнә. Чәкчәкне әле бер ел гына пешерә. Өйрәтүчесе әнисе була. Бәйгегә аны үзен сынап карау теләге алып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X