13 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Гөнаһсызга хөкем ителгәннәр
Күзкәй авылы китапханәсендә репрессия корбаннарын искә алуга багышланган чара үткәрдек. Зыян күргән, корбан булганнар арасында безнең авылдашларыбыз да шактый булган. Алдынгы карашлы, эшкә булган, тырыш кешеләрнең йорт-җирләрен талап, үзләрен Себер якларына сөргенгә җибәргәннәр. Алар бер гөнаһсызга хөкем ителгәннәр.
-
Без төрле, әмма без бергә
Князево авыл җирлегендә һәр ел саен Халыклар бердәмлеге көне зурлап билгеләп үтелә. Чөнки биредә 20ләп төр милләт вәкиле дус һәм тату гомер кичерә.
-
Пневмония белән нишләргә?
Нәрсә ул пневмония? Пневмониягә каршы көрәш турында сөйләгәндә covid-19 да күздә тотыламы? Авырулардан ничек сакланырга? Шушы һәм башка сорауларга район үзәк дәваханәсе баш табибының клиника-эксперт эшләре буенча урынбасары Резеда Мөхәммәтшина җавап бирә.
-
«Почтальоннар яхшы эшли»
Теләнче Тамак авыл җирлегенә биш авыл: элек район үзәге булган Теләнче Тамак, Хуҗи, Таулык, Казаклар, Останково керә. Шушы авылларда яшәүче халыкка алты почтальон хезмәт күрсәтергә тиеш икән. Бүгенге көндә бу бүлекчәдә биш кенә хат ташучы эшли. Останковоның үз почтальоны булмаганлыктан, бу авыл халкына хезмәт күрсәтү өчен почтальоннар чиратлашып баралар. Тагын бер мөһим мәсьәлә чишелеш көтә – Теләнче Тамакта даими эшләүче почта бүлеге башлыгы юк.
-
Ир-атмы, хатын-кызмы?
9 ноябрь көнне бердәм диспетчерлык хезмәтенә Яңа поселогыннан өч километрлап ераклыкта урнашкан территориядә тимер вагон януы турында хәбәр килә.
-
Этләр бар, культура юк
Көз җитү белән районның күп авылларында «этләр туе» башлана. Бу бакча сезоны тәмамлану белән бәйле. Бакчачылар җәй буе үзләре белән бергә яшәгән хайваннарны теләсә кайда ташлап калдырып, шәһәргә китеп баралар. Ач этләр азык эзләп якын-тирә авылларга килеп сыеналар. Район буенча аларның саны йөзләрчә. Безнең районда 97 бакчачылык ширкәте урнашкан.
-
Бакчаларга акчалар кайта
Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә республиканың өстәмә финанслау программасы буенча акчалар кайта башлады.
-
Мобиль поликлиника бик кирәк!
Район авылларында «Сәламәтлек» милли проектының бер тармагы булган «Мобиль поликлиника» эшли башлады. Үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗановның әйтүенчә, мобиль поликлиника «Татарстан» совхозы, Круглое Поле поселокларында, Күзкәй һәм Бәтке авылларында амбулаторияләр каршында халыкка медицина хезмәте күрсәтәчәк. Авыл җирлегендә яшәүче халыкка беренчел медицина хезмәте күрсәтү максаты белән оештырылган мобиль поликлиника үз эшен Теләнче Тамак амбулаториясе каршында башлап җибәрде. Кабул итү ел азагына кадәр дәвам итәчәк.
-
Мәскәүдә чикләүләр
Мәскәүдә коронавирус белән бәйле чикләүләр катгыйлана. 13 ноябрьдән башланып киләсе елның 15 январена кадәр дәвам итәчәк өстәмә чаралар кертелә.
-
Авылның киләчәге
Бүген хакимияттә «Һич икеләнми үз эшеңне башла» федераль проекты буенча фикер алышу булды.
-
Эшлекле климат
Тукай муниципаль районының кече һәм урта эшмә-кәрлекне яклау һәм ярдәм итү буенча координацион советының чираттагы утырышы узды.
-
Вакантлы урын
Тукай муниципаль районы конкурс комиссиясе 2020 елның 14 ноябреннән түбәндәге муниципаль вазифаларга конкурс игълан итте: