Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобиль поликлиника бик кирәк!

Район авылларында «Сәламәтлек» милли проектының бер тармагы булган «Мобиль поликлиника» эшли башлады. Үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗановның әйтүенчә, мобиль поликлиника «Татарстан» совхозы, Круглое Поле поселокларында, Күзкәй һәм Бәтке авылларында амбулаторияләр каршында халыкка медицина хезмәте күрсәтәчәк. Авыл җирлегендә яшәүче халыкка беренчел медицина хезмәте күрсәтү максаты белән оештырылган мобиль поликлиника үз эшен Теләнче Тамак амбулаториясе каршында башлап җибәрде. Кабул итү ел азагына кадәр дәвам итәчәк. 

«Мобиль поликлиника республикада 2019 елда оештырылган иде. Пандемия вакытында пациентлар кабул итү тукталып торды. Шушы елның августыннан алар янә пациентларны кабул итә башладылар, – дип аңлата үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов. – Мобиль поликлиникалар оештыруның максаты – диспансер исәптә торучы авыруларга тар белгечләр тарафыннан консультация бирү, хроник чирләре булганнарның сәламәтлеген тикшерү. Үз вакытында тар белгечләргә күренгән пациентлар чирнең азып китүен булдырмыйча калу мөмкинлегенә ия булалар. Яр Чаллыдагы 5нче больница табиблары безнең җирлек халкына хезмәт күрсәтә, коллегаларыма рәхмәт. Сер түгел, ковид чорында өлкәннәрнең күпчелеге район, шәһәр дәваханәләренә барырга батырчылык итми. Шуңа күрә авылларда яшәүчеләр тәгәрмәчтәге поликлиника хезмәтеннән тиешенчә файдалансалар иде», – ди. 
Чаллының 5нче шәһәр больницасында эшләүче хирурглар А.Галиуллин һәм Л.Яминов, эндокринолог Е.Неганова һәм кардиолог З.Җиһаншина, офтальмологлар А.Лаврентьев һәм И.Шәймөхәмәтова, невролог Р.Мөхәмәтханов, онколог Э. Гутеева, гинекологлар И.Позднякова һәм А.Николаеваларның эше төгәл график буенча бара. Теләнче Тамак амбулаториясе каршындагы мобиль поликлиникада табиблар көн саен өч төрле белгечлек буенча 100гә якын кешене кабул итәләр.
Неврология бүлеге мөдире, медицинада утыз биш еллык эш тәҗрибәсе булган табиб Рәшит Мөхәмәтханов күпме кеше килсә, шулкадәр кабул итәчәге хакында әйтә. Яңа Бүләк авылыннан килгән Фәридә Сәгытдинова: «Рәшит Зиевич мине бик игътибар белән тыңлады. Авыру тарихы язылган карточкамны җентекләп карап чыкты, киңәшләрен бирде. Берочтан башка белгечлек буенча да табибларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Мондый хезмәтнең булуын хуплыйм. Хәзерге катлаулы чорда авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып оештырылган мобиль поликлиника эше дәвамлы булса иде», – ди.
Теләнче Тамак авылында яшәүче Әнисә Мөхәмәдиева: «Мобиль поликлиника тормышка яңача карашны аңлата торган медицина ярдәме күрсәтү чарасы – авыл халкы өчен бик җайлы ысул дип уйлыйм. Үзебезнең Теләнче Тамак амбулаториясендә эшләүче медицина персоналының эшеннән канәгатьмен. Алар бу хезмәт турында алдан хәбәр итте-
ләр. Тукай үзәк дәваханәсен-дә медицина хезмәткәрлә-ренең бер өлеше ковид буенча «Кызыл зона»да эшли. 
Шуңа күрә амбулаториядә хезмәт куючы табибларга, шәфкать туташларына икеләтә авырга туры килә. Анда әле кайбер белгечлекләр юк та, булганнарына да чират. Күпчелек пенсионерларның кан басымы нормада булмый, шунлыктан баш әйләнү һәм авыртулар еш була. Участок терапевты неврологка күренергә киңәш итте. Невролог Рәшит Зиевич җентекләп тикшерү үткәрде», – дип табибка рәхмәтен белдерде.
Теләнче Тамак амбулаториясендә озак еллар халыкка медицина хезмәте күрсәтүче шәфкать туташы Фәйрүзә Хәлимованың да бик игелекле булуы турында мобиль поликлиникага килгән халык аеруча басым ясады.
Офтальмологка күренергә килүчеләр дә шактый. Күпчелеге өлкәннәр. 2012 елдан шушы белгечлек буенча эшләүче Алексей Лаврентьевка 50 кеше кабул ителүгә алдан язылган булса да табиб: «Килгән һәр пациентны кабул итәчәкмен. Офтальмологка күбесенчә өлкәннәр килә, кайберләренең шәһәргә бару мөмкинлеге дә юк. Без вакыт белән исәпләшмибез», – ди. Теләнче Тамакта яшәүче Сәвия Хәйруллина: «Табибка нәкъ вакытында килгәнмен – күземне тиз арада дәваларга кирәк икән. Монда килмәсәм күз табибына баруны кичектереп торган булыр идем әле. Мобиль поликлиника бик кирәкле хезмәт. Эшли генә күрсеннәр», – ди. 
Хатын-кызлар табибы Ирина Позднякова: «Һәр хатын-кыз елына бер тапкыр, ә диспансер исәптә торучылар елына өч-дүрт мәртәбә сәламәтлеген тикшертергә тиеш. Теләнче Тамак амбулаториясендә эшләүче Гөлчәчәк Гыйззәтуллина 42 ел хатын-кызлар сәламәтлеге сагында торучы акушерка. Гөлчәчәк ханым эшне яхшы оештыра белүче медицина хезмәткәре икән. Пациентларның аңа хөрмәт белән каравы сизелеп тора. Мобиль поликлиникага «Күренеп кайтыйм әле» дип кенә килгән хатын-кызлар арасында җитди авырулары ачыкланган очраклар да булды. Үз вакытында табибка күренгән кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеге арта. Хатын-кызларны мобиль поликлиника хезмәтеннән файдаланып калырга чакырам», – дип киңәшләрен бирде. 
Тар белгечләргә күренергә килгән авыл халкы: «Тәгәрмәчтәге поликлиника бик тә кирәк, шушы игелекле эшне оештыручыларга рәхмәтлебез. Мондый хезмәт туктатылмасын иде», – дигән теләкләрен белдерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев