Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә чикләүләр 

Мәскәүдә коронавирус белән бәйле чикләүләр катгыйлана. 13 ноябрьдән башланып киләсе елның 15 январена кадәр дәвам итәчәк өстәмә чаралар кертелә. 

Ил башкаласында күңел ачу һәм мәдәният чаралары уздыру тыелган. Студентлар «дистант»ка күчкән. Мәктәп укучыларына һәм студентларга өйдә генә укырга, шәһәргә чыгып йөрүдән тыелып торырга кушылган. 
Җәмәгать туклануы урыннары төнге сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр кунаклар өчен ябык булачак. Ресторан һәм кафеларда ризыкны әзерләп клиентларга илтеп бирү генә рөхсәт ителә. 
Кино һәм концерт залларындагы барлык урыннарның дүрттән бер өлешенә генә тамашачылар кертергә рөхсәт ителә. Тамашачылар җыеп күргәзмәләр үткәрергә ярамый. Төрле мәдәни һәм күңел ачу программалары онлайн форматта гына уздырыла ала. Балалар катнашындагы чараларны бары ачык һавада оештыру рөхсәт ителә. 
Мәскәү мэры Сергей Собянин эш бирүчеләргә 5 октябрьдән штаттагы кешеләрнең 30 процентын дистанцион эшләүгә күчерергә кушты. 

Бездә ничек?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бездә әлегә Мәскәүдәге кебек кискен чаралар кертү күздә тотылмавын билгеләп үтте. Әмма республикада яшәүчеләр коронавируска каршы гамәлдәге чараларны үтәмәсә, җитәкчелекнең гомуми чикләүләр кертүдән башка вариантлары калмаячак, дип өстәде ул. 
Республикада 31 октябрьдән җәмәгать урыннарында, лифтта битлек киеп йөрү мәҗбүри. Кафе һәм рестораннар 23 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр эшләми. Шәһәр һәм авыллардан читтәге, юл буйларындагы җәмәгать туклануы урыннары гына тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев