Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без төрле, әмма без бергә 

Князево авыл җирлегендә һәр ел саен Халыклар бердәмлеге көне зурлап билгеләп үтелә. Чөнки биредә 20ләп төр милләт вәкиле дус һәм тату гомер кичерә.

Халыклар бердәмлеге көне Россиядә дәүләт бәйрәмнәре арасында саллы урын били. 
Князево авыл җирлегендә яшәүче милләтләрнең һәркай-сының үз традицияләре, үз йолалары. Һәр гаилә аларны кадерләп саклый, яшь буынга тапшыра. Шуның белән беррәттән, янында яшәүче башка халыкларның да гореф-гадәтләренә олы хөрмәт белән карый. Һәм алар барысы бергә олы бер гаилә барлыкка китерә. 
«Татарстан» совхозы посело-гының мәдәният йортында үткән «Без төрле, әмма без бергә» кичәсе шушы бергәлекнең ачык мисалы булды. Чара программасы Татарстан Республикасы Конституциясе көнен дә үз эченә алды.
Быелгы чара шунысы белән үзенчәлекле булды – бәйрәмгә без төрле милләт вәкилләренең балаларын чакырдык. Алар дусларына үзләренең милли киемнәрен, йолаларын, милли ризыкларын тәкъдим итте. Кичәдә төрле иҗат номерларын тыңладык: кемдер туган телендә шигырь сөйләде, кемдер җырлады, биеде. Аннары барыбыз бергә кулга-кул тотынып, татарча, русча, удмуртча, үзбәкчә, башкортча биюләр, җырлар башкардык. 
Кичә бик җылы, дустанә мохиттә, гаилә бәйрәме рәве-шендә үтте. Ул балаларны да, өлкәннәрне дә тагын да якынайтты. Соңыннан милли ризыклар белән рәхәтләнеп сыйландык. Шулай итеп, бу чара милләтара мөнәсәбәтләрне, дуслыкны ныгытуның тагын бер үтемле юлы булды. 

Тамара Тузеева, Князево мәдәният йорты директоры.
/ Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев