Гөнаһсызга хөкем ителгәннәр
Күзкәй авылы китапханәсендә репрессия корбаннарын искә алуга багышланган чара үткәрдек. Зыян күргән, корбан булганнар арасында безнең авылдашларыбыз да шактый булган. Алдынгы карашлы, эшкә булган, тырыш кешеләрнең йорт-җирләрен талап, үзләрен Себер якларына сөргенгә җибәргәннәр. Алар бер гөнаһсызга хөкем ителгәннәр.
Хәтер... Еллар узган саен ул тоныклана бара. Авырлыклар хәтердән җуела, әмма бабакайларыбызның нахакка рәнҗетелүе әле һаман йөрәкләрне әрнетә. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да «халык дошманы» булып яшәргә, түбәнсетүләр эчендә янарга туры килә – моңа күңел әрнемәслекмени! Моннан ун-унбиш ел элек безнең бу очрашуга килгән репрессия корбаннарының балалары бу хакта елый-елый сөйлиләр иде. Ул балалар да хәзер якты дөньядан китеп бардылар инде...
Бүгенге очрашуга исә аларның оныклары килде.
– Үскән чагында бабаем Харис Хафизовны, аның әтисе Шиһабетдин бабайны, йорт-җирләрен талап, сөргенгә сөрелүләрен белә идем. Ничек? Ни өчен? Ул елларда бу хакта сөйләмәделәр. 2006 елда китапханәдә булган шушындый очрашудан соң эзләнә башладык. Харис бабайны «халык дошманы» ясап ун елга Архангельскига сөргәннәр. Бер гаепсезгә. Ул чорда төзелешләргә түләүсез эшче көчләр кирәк булган – репрессияне шуңа уйлап тапканнар, күрәсең. Бабай ун ел Беломорканалда эшләп, сәламәтлеген югалтып кайткан. Күптән түгел телевизордан күрсәтелгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмын карагач күңел кабат кузгалды, – дип сөйләде Гөлфирә Рәхмәтуллина.
Фәйрушин Солтан бабай да репрессиягә эләгә язган.
– Бабай тиз арада гаиләсен, кирәк-яракларын атка төяп, төнге караңгыда авылдан чыгып киткән. Тырышып туплаган тормышы таралган. Ижауга барып, кемнеңдер землянкасында яшәгәннәр, күрмәгәннәре калмаган, – дип искә алды аны оныгы Вәсилә Шәйдуллина.
Энҗе Вахитованың бабасы Мөхәммәтшәрип хаҗины 74 яшендә, бер гаепсезгә, мулла булган өчен генә сөргенгә җибәргәннәр.
Минем үземнең бабакаем Әхмәтҗан Сәфәргалинны да гаиләсе белән репрессия тегермәне йоткан. Еллар үтеп, әлеге фаҗиганең асылын аңлап, без оныклар җыелышып, алар куылган ихатага истәлек ташы куйдык. Һәр елны Боерган авылы халкы монда килеп, бер гаепсезгә авылдан куылган репрессия корбаннарын искә ала.
Әнә шулай хәтер йомгагын сүттек. Бүген мул тормышта яшибез. Шушы көнгә ирешү өчен гомерләрен биргән изге затларны да әледән-әле бер сагышланып, йөрәк әрнеше белән, икенче яктан менә шулай очрашып, хәтерне яңартып, рәхмәт хисләре белән искә алырга кирәк. Нахакка рәнҗетелгән, бер гаепсез килеш шәһит киткән авылдашларыбызны онытмыйк. Әнә шундый теләк белән таралыштык бу очрашудан.
Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй китапханәсе мөдире.
/ Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев