Ир-атмы, хатын-кызмы?
9 ноябрь көнне бердәм диспетчерлык хезмәтенә Яңа поселогыннан өч километрлап ераклыкта урнашкан территориядә тимер вагон януы турында хәбәр килә.
Урынга барган янгын сүндерүчеләр вагон эченнән нык янгын кеше гәүдәсе табып алалар. Аның хәтта ир-атмы, хатын-кызмы икәнен дә ачыклау мөмкин булмый. Хәзер әлеге фаҗига буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тикшерү алып бара, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән тикшерүчесе Артем Асеев.
/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев