Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Почтальоннар яхшы эшли» 

Теләнче Тамак авыл җирлегенә биш авыл: элек район үзәге булган Теләнче Тамак, Хуҗи, Таулык, Казаклар, Останково керә. Шушы авылларда яшәүче халыкка алты почтальон хезмәт күрсәтергә тиеш икән. Бүгенге көндә бу бүлекчәдә биш кенә хат ташучы эшли. Останковоның үз почтальоны булмаганлыктан, бу авыл халкына хезмәт күрсәтү өчен почтальоннар чиратлашып баралар. Тагын бер мөһим мәсьәлә чишелеш көтә – Теләнче Тамакта даими эшләүче почта бүлеге башлыгы юк. 

 «Почта бүлекчәләрендә уттай кызу урак өсте – матбугатка язылу кампаниясе бара. Почтальоннарга да икеләтә-өчләтә тырышырга туры килә. Безнең газетага язылу ничек бара?» – дип сорыйм хат ташучылардан. «Узган яртыеллыкка караганда күбрәк булыр дип өметләнәбез. Халык беренче чиратта «Якты юл»га языла. Эчтәлеге ягыннан да, бизәлеше буенча да алар газетадан канәгать. Без газеталарны почта тартмасына салып китү белән генә чикләнмибез, халык белән һәрвакыт элемтәдә. Ялгыз яшәүче өлкәннәрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен һәм башка түләүләрен дә башкарабыз. Көндәлек кирәк-яраклар да сатабыз. Кайберләре аралашу өчен махсус көтеп тора. Почтальонга социаль хезмәткәр, психолог булырга да туры килә», – диләр. Хат ташучыларның күпчелеге игелекне эшне бизмәнгә салмыйча хезмәт күрсәтә. 
Яр Чаллы политехника колледжын тәмамлаган Эльмир Шаһиев быелның җәеннән Теләнче Тамак почта бүлегендә почтальон булып эшли башлаган. «Әнием хат ташучы булып эшләде. Кулдан килгәнчә аңа булыша идем. Әни башка эшкә күчкәч авыл халкын почтальонсыз калдырасы килмәде. Әнидән эш серләренә төшенергә тырыштым. Шулай да эш барышында барыбер төрле сораулар туа. Белмәгәннәремне бу эштә тәҗрибәсе булган хезмәттәшләремнән сорыйм. Алар бик теләп ярдәм итәләр. Туган авылымда эшләү икеләтә җаваплылык таләп итә. Монда сине олысы да, кечесе дә белә. Әти-әни йөзенә кызыллык китерәсе килми. Кеше белән эшләгәндә бик әдәпле һәм игътибарлы булырга кирәк», – ди яшь почтальон. Ул, һава торышына карап, велосипедта, машинада, кайвакыт җәяү дә йөри.
Эльмир Шаһиев мәйданы һәм халык саны буенча иң зур участокка – Теләнче Тамакның беренче өлешенә хезмәт күрсәтә. Халык аның эшеннән бик канәгать. Газета укучыбыз Әнисә Мөхәммәдиева: «Яшьләрнең авылда калып тырыш хезмәт куюлары аеруча сөендерә. Эльмир олыны – олы, кечене кече итә белә торган тәрбияле бала. Эшли генә күрсен», – ди. Теләнче Тамак авылы почта бүлекчәсенә килгән берничә абунәчебез: «Район яңалыклары белән танышып бару өчен дә, кирәкле мәгълүматны алу өчен дә «Якты юл»га язылабыз. Күңел өчен укырга тормыштан алынган хикәяләр дә басылып тора. Авылда эшләгән тырыш кешеләр, матур гаиләләр турында язылган мәкаләләрне кызыксынып укыйбыз. Сканворд биреп баруыгызны да хуплыйбыз. Газетадан укып белүебезчә, кайбер авылларда хат ташучылар юк икән. Почта соңарып килсә газетага языласы килеп тормыйдыр ул. Безнекеләр яхшы эшли, – дип почтальоннар Ләйсән Нәҗметдинова, Миләүшә Ямалова, Алсу Гобәева, Ләйсирә Гобәева, Эльмир Шаһиевнең эшеннән канәгать булуларын әйттеләр һәм, әлбәттә инде, почта бүлеге башлыгы кирәклеген искәрттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев