13 август 2018 яңалыклары
-
Иштирәккә киленнәр «төшерделәр»
Табигатъ Ана, Ходай Тәгалә барлык җан ияләрен парлы итеп яраткан. Акның карасы, утның суы, яхшының яманы булган кебек, һәр агачның, һәр куакның да үз пары бар. Кешеләр дә шулай парлы итеп яратылган. Иштирәк авылында шундый матур парлар өчен үзенчәлекле бәйрәм үтте.
-
Татарстанда иген кырларының 40 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән
Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.
-
Бүләкләр тапшырдык
Исегезгә төшереп узабыз, 2018 елның икенче яртысына язылу кампаниясе барышында район газетасын иң күп яздырган почта хезмәткәрләре арасында бәйге игълан иткән идек.
-
Бакчалардан телефон урлыйлар
Райондагы оператив хәл турында хәбәр иткәндә Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Понамарев бакчачылык ширкәтләрендә шәхси милек урлау очраклары күбәюе турында әйтте. Уңышның өлгергән чагы, бик күпләр җәйге ялда, шуңа күрә бакчаларда хәзер халык күп. Бу исә караклар өчен дә кесә калынайтуда бик кулай вакыт.
-
Ветеранның медале кызына тапшырылды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Тепловка дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәте өчен» медале кайтты. Ләкин, аяныч, медальне герой шәхсән үзе көтеп җиткерә алмады – Василий Андреевич быел 14 майда, 95 яшендә вафат булды. Шушы көннәрдә медаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров кулыннан геройның кызына – Галина Беспаловага тапшырылды.
-
2030 елга БДИ нәтиҗәләрен тикшерүне ясалма интеллектка йөкләргә мөмкиннәр
Ясалма интеллект имтихан эшләрен тикшергән вакытта субъективлыктан качарга ярдәм итәчәк.
-
Кече дуслары турында белделәр
«Татарстан» совхозы поселогы китапханәсендә «Песиләр көне»н билгеләп үттеләр.
-
Татарстан районнарында “Кино төне” оештыралар
25 августта Татарстанда өченче тапкыр “Кино төне” бөтенроссия акциясе уза. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
-
Бабайлар әйткән : “Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ