Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштирәккә киленнәр «төшерделәр»

Табигатъ Ана, Ходай Тәгалә барлык җан ияләрен парлы итеп яраткан. Акның карасы, утның суы, яхшының яманы булган кебек, һәр агачның, һәр куакның да үз пары бар. Кешеләр дә шулай парлы итеп яратылган. Иштирәк авылында шундый матур парлар өчен үзенчәлекле бәйрәм үтте. 

Бәйрәм үзләренең мәхәббәтен безнең якларда тапкан киленнәргә багышлап уздырылды. Чара авылның Урталык урамында үтте. Иң өлкән киленнәр Фәрдыя апа Вәлиәхмәтова белән Рәшидә апа Мортазина апалар үзләре бәйрәмгә килә алмасалар да, без аларны да искә алдык.
Иштирәккә кайдан гына килен булып төшмәгәннәр! Иң ерактан – Оренбург ягыннан килүче Рәмзия апа Мортазина булды. Ул әле кайнанасы белән дә иң озак яшәүче килен – алар бер түбә астында 35 ел гомер итәләр. Киленнәр арасында Иштирәктә гаилә корган бик күп парларга беренче язылышу документын тапшыручы Фәнүсә апа Насыйбуллина да бар иде. Без аны бәйрәмдә дә «эшләттек» – киленнәргә «фаталар» кидереп, яңадан үз ирләренә «кияүгә» бирдек. 
– Күп еллар элек мин, дәүләт тарафыннан бирелгән хокукымнан файдаланып, сезне ир белән хатын иткән идем. Бүген тормышыгызга карап сокланам һәм үземнең хезмәтемнең юкка булмаганын аңлыйм. Хәзер сез бер-берегезне чыннан да яратуыгызны һәм алга таба да шулай дәвам итәсен үбешү белән раслагыз, – диде Фәнүсә апа. Бу сүзләрне әйткәндә үзенең дә күңеле тулды, мөгаен, яшь парларны язылыштыру зур җаваплылык икәненә тагын бер кат инангандыр.
Күзкәй кызы, Иштирәк килене Әнисә апа Шәймәрданова парларны котлап шигырь сөйләде, «яшьләргә» үз киңәшләрен бирде.
Бу урамның киленнәре төрлесе төрле яшьтә. Аларның күбесе инде үзләре бианай булганнар, кайберләре инде күптән әби. Гаиләләрендә килен-кайнана мөнәсәбәтләре ничек, ике буын бер-берсе белән ничек аңлаша? Бергә яшәүнең нинди дә булса үзенчәлекле кагыйдәләре бармы? Очрашуда әнә шундый сорауларга да җавап табарга тырыштык. 
Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә – кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан ук кыз бала, кул арасына керә башлагач, әнисеннән, әбисеннән яки, аулак өйләргә утырмага барып, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Юкка гына яшь киленнең уңганлыгы аның сандыгындагы кул эшләренә карап бәяләнмәгән.
Безнең әниләрнең, әбиләрнең килен булып килгән вакыттагы сандыкларын гына алыйк. Өй түрендә торалар иде бит алар! Аның өстенә чигүле япма ябыла, күпертеп куелган чигүле йомшак мендәрләр куела иде. Ә сандык эчендә иң кадерле, затлы әйберләрне генә саклыйлар иде – яңага гына тотыла торган киемнәр, сөлге-тастымаллар, сабыннар. Хәтерлисезме, ул сандыкны ачып җибәрүгә борынга иң элек сабын исе килеп бәрелә иде. Очрашуда без киленнәребезнең сандык серләрен дә ачтык.
Ә киленнәр йортта нинди генә эшләр башкармый! Саный китсәң очына чыкмалы түгел. Өлкән буын киленнәренә бүгенге кебек краннан агып торган сулар да эләкмәгән, алар суны тау астындагы чишмәдән алып кайткан. Мичне дә кайберләре әле таш катыгы белән агарткан. Өлкән буын киленнәрнең тормышларын тыңласаң, без оҗмахта яшибез икән дип уйлыйсың. Авырлыкларны күп күргәнгәме, алар тормышның да тәмен ныграк тоя, кадерен дә яхшырак белә.
Кызыклы уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды чара. Бәйрәмдә без чишмәгә дә төштек, «сыер да саудык», самавыр да куйдык. Ахырдан барыбыз бергәләшеп күчтәнәчләребез белән чәй эчтек, тагын шулай очрашырга сөйләштек.
Чараны оештыруда Фәнүсә апа Ризатдинова, Эльмира Нургалеева һәм аның белән килгән мәктәп балалары зур ярдәм итте, дип яза Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляева.

Фото Гөлсинә Жиляева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев