13 июль 2017 яңалыклары
-
«Караңгы төн» торты
Камыр өчен: 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы какао, 1 чәй кашыгы кофе, 0,5 стакан сөт, 4 аш кашыгы сыек май, 0,5 чәй кашыгы чәй содасы яки камыр көпшәкләгеч. Крем өчен: 1 стакан сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 50 г...
-
Мусабай-Завод авылында Олимпия көне үтте
Күптән түгел Мусабай-Завод авылының спорт мәйданчыгында балалар өчен Олимпия көне уздырылды. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм III-VI сыйныфларда укучы яшүсмерләр актив катнашты. Балалар 30-50 метрга йөгерүдә, туп атуда көч сынашты. Кечкенә сабыйлар арасында Олеся Королевага, Әмир Шакирҗановка һәм Эмилия Сәфиуллинага тиңнәр булмады. Шулай ук бар осталыкларын күрсәтә алган Айсылу Зарипованы...
-
Артист, җырчы, "бюджетник" һәм депутат: кемдә нинди автомобиль? (сораштыру)
Соңгы айларда "Лада" автомобильләре "Ә!" дигәнче сатылып бетә икән, дилерларга хәтта машина җитми, чират торалар, дип хәбәр итте "Татар-информ". Алдагы ел белән чагыштырганда, 2016 елның июленнән 2017 елның маена кадәр сату буенча рекорд куелган - үсеш 22 процент. Бу нисбәттән сораштыру үткәрдек: артист, җырчы, "бюджетник" укытучы, депутат һәм IT белгеч...
-
Сагындыра мәктәп еллары
Без, бер төркем яшьләр, тирә-як авыллардан Минзәлә районы, Хуҗамәт урта мәктәбенә йөреп укыдык. Аны уңышлы тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алуыбызга да 45 ел үткән. Еллар үтә тора, моңарчы сыйныфташларым белән бер тапкыр да очрашканыбыз булмады. Ниһаять, ниятләп, 1972 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтле мөгаллимнәребез белән мәктәп елларын сагынып искә ала-ала күңелле...
-
Тукай районы яшь гаиләләреннән “Иң яхшы ишегалды“ конкурсына портфолиолар кабул итү башланды
Инде дүртенче ел рәттән Тукай районында, авыл җирлекләрендә яшүче яшь гаиләләрне ныгыту, авыл ихаталары, ишегалларын чиста һәм матур тоту максатында, "Иң яхшы ишегалды" конкурсы уздырыла. Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә инде өч гаиләдән берсеннән-берсе матур фотолар килгән. Конкурсның шартларына килгәндә, ир, яисә хатын 35 яшькә кадәр булырга,...
-
Боерган авылы балалары рәсемнәр аша табигать дөньясын ачтылар
Без бай тарихлы, бәрәкәтле Боерган авылында яшибез. Туган ягыбызның табигате дә әйтеп бетергесез матур, без табигатьнең гүзәллегеннән җаныбызга ләззәт алабыз. Үз авылының матурлыгы белән горурланмаган кеше дөньяда юктыр. Авылыбызны челтер чишмәләр урап алган, диңгез кебек җәйрәп, Чулман елгасы ага, суда аккошлар йөзә, су өстендә акчарлаклар әйләнеп бииләр, яр буенда тезелешеп...
-
Зөя Успение соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде
Собор Татарстанда ЮНЕСКО мирасына кертелгән 3нче объект булды, ә Бөтендөнья оешмасы исемлегендә барлыгы 29 тарихи һәйкәл бар. Бу хакта Бөтендөнья оешмасының рәсми Twitter сәхифәсе аша билгеле булды, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Боковага рәхмәт белдерде. «Россиянең миллионлаган халкы тарихындагы хәрби уңышлары һәм атаклы...
-
Питрау җитте – җәй җитте, Тукай районында һава торышы
Бүген, 13 июль көнне, Тукай районында җәйгечә рәхәт, җылы һәм кояшлы. Шулай да кичкә таба күк йөзеннән болытлар да сәлам бирер. Яңгыр явуы көтелми. Көндез 24 градус җылылык, төнлә исә +17 градус. Җил тизлеге секундына 2 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, атна ахырына кадәр кояшлы һәм явым-төшемсез булачак. Дүшәмбе исә...
-
Вадим Захаров: "Питрау җитте – җәй үтте” гыйбарәсе искерде, быел керәшеннәр Питраудан соң җәй көтә”
Календарь буенча Питрау бәйрәме - җәйнең нәкъ уртасында билгеләп үтелә. Бүген 12 июль - керәшеннәрнең олы бәйрәме. Гадәттә, "Питрау җитте - җәй үтте" диләр. Ә быел исә киресенчә. -Табигатькә каршы барып булмый, әмма быел һава торышы шактый гаҗәпләндерде. Менә бүген җәйнең кыл уртасы, гадәттә, моннан соң көннәр көзгә авышырга тиеш....