Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тукай районы яшь гаиләләреннән “Иң яхшы ишегалды“ конкурсына портфолиолар кабул итү башланды

Инде дүртенче ел рәттән Тукай районында, авыл җирлекләрендә яшүче яшь гаиләләрне ныгыту, авыл ихаталары, ишегалларын чиста һәм матур тоту максатында, "Иң яхшы ишегалды" конкурсы уздырыла. Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә инде өч гаиләдән берсеннән-берсе матур фотолар килгән. Конкурсның шартларына килгәндә, ир, яисә хатын 35 яшькә кадәр булырга,...

Инде дүртенче ел рәттән Тукай районында, авыл җирлекләрендә яшүче яшь гаиләләрне ныгыту, авыл ихаталары, ишегалларын чиста һәм матур тоту максатында, "Иң яхшы ишегалды" конкурсы уздырыла. Муниципаль районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә инде өч гаиләдән берсеннән-берсе матур фотолар килгән.

Конкурсның шартларына килгәндә, ир, яисә хатын 35 яшькә кадәр булырга, гаилә әти-әниләреннән башка, аерым хуҗалыкта яшәргә, Тукай районы территориясендә урнашкан оешма-предприятиеләрдә эшләргә тиеш. Бәйге ике этапта уза. Иң әүвәл - авыл җирлекләренең үзләрендә матур ишегаллары билгеләнә. Хәзер исә икенче этап башланып китте - авыллардан заявкалар кабул ителә. 1 августка кадәр конкурсның нигезләмәсе таләпләре буенча тутырылган белешмәләр яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә туплана. Август уртасында район күләмендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Узган ел призлы урыннар алган гаиләләр быел конкурста катнаша алмый.

Конкурска фото, яисә видеоматериаллардан торган портфолио әзерләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

-ихатада санитар-гигиеник нормалар үтәлеше;

-сәламәт яшәү рәвеше, гаиләдә балаларның үсеше һәм тәрбиясе өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган, бергәләп ял итү урыны (спорт мәйданчыклары һ.б.), уртак шөгыль (һөнәрчелек, чигү чигү, бәйләм, итек салу һ.б.) булу;

-ишегалды территорияләрен төзекләндерүдә милли һәм заманча традицияләрне куллануда үзенчәлеклелек, чисталык һәм уңайлылык;

-милли бизәлеш үрнәкләрен куллану;

-хуҗалык булу (бакча, мал-туар, кош-корт, җимеш агачлары, куаклары, чәчкәлекләр, җитештерелгән продукция күләме һ.б.), хуҗалык эшендә балаларның да кулдан килгәнчә катнашуы.

Шушы критерийларның һәрберсе 10 баллык система буенча бәяләнәчәк. Иң яхшылары арасында 3 җиңүче билгеләнә һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә конкурска 3 гаиләдән портфолио килгән. Борды авылыннан Георгий белән Юлия Утяшовлардан һәм Александр Клементьев белән Эльмира Галләмовалардан заявкалар кабул ителгән. Ә конкурска иң беренче килгән портфолио - Иске Җирекле авылыннан Кадыйровлар гиләсеннән. Газетабызның сайтында һәм газета битләрендә без сезне әлеге гаиләләр белән таныштырырбыз.

Фотолар - Кадыйровлар гаиләсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев