Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Вадим Захаров: "Питрау җитте – җәй үтте” гыйбарәсе искерде, быел керәшеннәр Питраудан соң җәй көтә”

Календарь буенча Питрау бәйрәме - җәйнең нәкъ уртасында билгеләп үтелә. Бүген 12 июль - керәшеннәрнең олы бәйрәме. Гадәттә, "Питрау җитте - җәй үтте" диләр. Ә быел исә киресенчә. -Табигатькә каршы барып булмый, әмма быел һава торышы шактый гаҗәпләндерде. Менә бүген җәйнең кыл уртасы, гадәттә, моннан соң көннәр көзгә авышырга тиеш....

Календарь буенча Питрау бәйрәме - җәйнең нәкъ уртасында билгеләп үтелә. Бүген 12 июль - керәшеннәрнең олы бәйрәме. Гадәттә, "Питрау җитте - җәй үтте" диләр. Ә быел исә киресенчә.


-Табигатькә каршы барып булмый, әмма быел һава торышы шактый гаҗәпләндерде. Менә бүген җәйнең кыл уртасы, гадәттә, моннан соң көннәр көзгә авышырга тиеш. Бүген һава температурасы урыны-урыны белән 27 градуска җитте. Бу исә - җәйнең башлануы гына дигән сүз, - ди керәшеннәрнең танылган вәкиле, җырчы Вадим Захаров.


Питраудан соң, гадәттә, кошлар сайраудан, үләннәр үсүдән туктый. Дару үләннәрен, мунча себеркесен 12 июльгә кадәр җыеп калырга кушалар. Ә быелгы Питрауга керәшеннәр зур өмет баглый.


-Әби-бабайлар сүзләренә карасаң, тарихта мондый еллар булган. Җәй башы аяз көннәре белән сөендермичә, яңгыры белән "бүләкләсә", керәшеннәр Питрауны көткән. Гадәттә, шуннан соң көннәр ачылып, аязып киткән, чын җәй җиткән, - ди Вадим.


Җырчы сүзләренчә, Питрау көнне туган ир-балаларга Петр, Павел исеме кушалар. Шуңа күрә 12 июль - керәшеннәрдә барлык Петр, Павелларның туган көннәре. Бүген Питрау уразасы беткән көн, бу көнне кыз урлап өйләнешкәннәр.


Вадим быел "Питрау җитте - җәй үтте" гыйбарәсенең "искерүен" таный. Аңа матур көннәр чыннан да кирәк.


-Быел әле беренче кат печәнне дә җыеп ала алмадык, яңгыр койды да койды гына бит. Мин үзем дә Питраудан соң җәй килүен шатланып, түземсезләнеп көтәм, - ди ул.


Шатлык дигәннән, Вадим Захаров тормышында тагын бер күңелле яңалык бар. Аны сез дә бик тиздән беләчәксез. "Интертат.ру"ны күзәтеп барырга онытмагыз!


Чулпан ШАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев