Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сагындыра мәктәп еллары

Без, бер төркем яшьләр, тирә-як авыллардан Минзәлә районы, Хуҗамәт урта мәктәбенә йөреп укыдык. Аны уңышлы тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алуыбызга да 45 ел үткән. Еллар үтә тора, моңарчы сыйныфташларым белән бер тапкыр да очрашканыбыз булмады. Ниһаять, ниятләп, 1972 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтле мөгаллимнәребез белән мәктәп елларын сагынып искә ала-ала күңелле...

Без, бер төркем яшьләр, тирә-як авыллардан Минзәлә районы, Хуҗамәт урта мәктәбенә йөреп укыдык. Аны уңышлы тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты алуыбызга да 45 ел үткән. Еллар үтә тора, моңарчы сыйныфташларым белән бер тапкыр да очрашканыбыз булмады. Ниһаять, ниятләп, 1972 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтле мөгаллимнәребез белән мәктәп елларын сагынып искә ала-ала күңелле очрашу кичәсе уздырдык. Анда 60ка якын сыйныфташым һәм укытучыларыбыз катнашты. Иң элек кадерле мәктәбебез биләмәсен, үзебез укыган сыйныф бүлмәләрен карадык, парталар артына утырып, укучы чакларыбызны искә алдык. Һәркемнең укытучыга карата җылы хисләре бар. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә истәлекләрне яңартабыз. Бер генә мәлгә балачакка кайтып килдек, сагышлы чыгышлар, мәктәбебезгә, укытучыларыбызга багышланган шигырьләр...

Мәктәбебез танымаслык үзгәргән, аңа бик яхшы ремонт ясаганнар, һәркайда чисталык, тәртип. Укучыларга ныклы белем алу өчен тулы шартлар бар. Моңа бик нык шатландык. Янәдән биш елдан соң, мәктәпне тәмамлауыбызга 50 ел тулу көнендә, очрашырга сүз куешып таралыштык.

Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев