Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөя Успение соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде

Собор Татарстанда ЮНЕСКО мирасына кертелгән 3нче объект булды, ә Бөтендөнья оешмасы исемлегендә барлыгы 29 тарихи һәйкәл бар. Бу хакта Бөтендөнья оешмасының рәсми Twitter сәхифәсе аша билгеле булды, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Боковага рәхмәт белдерде. «Россиянең миллионлаган халкы тарихындагы хәрби уңышлары һәм атаклы...

Собор Татарстанда ЮНЕСКО мирасына кертелгән 3нче объект булды, ә Бөтендөнья оешмасы исемлегендә барлыгы 29 тарихи һәйкәл бар. Бу хакта Бөтендөнья оешмасының рәсми Twitter сәхифәсе аша билгеле булды, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Боковага рәхмәт белдерде. «Россиянең миллионлаган халкы тарихындагы хәрби уңышлары һәм атаклы вакыйгалары шаһите булган XVI гасыр уникаль православие монастыре комплексының ЮНЕСКО исемлегенә кергән Казан Кремле һәм Болгар тарихи-археология комплексы белән бер рәткә басуы шатлыклы», - диелә рәхмәт хатында. Җөмһүриятебездә тарихи объектларны торгызу, алардан туристлык шәһәрчекләре ясау Республиканың беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланып китте. Моның өчен «Яңарыш» фонды да булдырылды. Республика халкы, шул исәптән тукайлылар да хезмәт акчаларының күпмедер өлешен шушы счетка күчереп, тарихи объектның чит ил туристларын да таң калдырырлык шәһәрчекләр булып торгызылуына шәхси өлешләрен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев