Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Боерган авылы балалары рәсемнәр аша табигать дөньясын ачтылар

Без бай тарихлы, бәрәкәтле Боерган авылында яшибез. Туган ягыбызның табигате дә әйтеп бетергесез матур, без табигатьнең гүзәллегеннән җаныбызга ләззәт алабыз. Үз авылының матурлыгы белән горурланмаган кеше дөньяда юктыр. Авылыбызны челтер чишмәләр урап алган, диңгез кебек җәйрәп, Чулман елгасы ага, суда аккошлар йөзә, су өстендә акчарлаклар әйләнеп бииләр, яр буенда тезелешеп...

Балаларга авылыбыз табигате, сулыклар, андагы балыклар турында өстәмә мәгълүмат бирү максатыннан Боерган авылы китапханәсендә «Мин китап белән табигать дөньясын ачам» дип аталган балалар иртәсе уздырылды. Шул исемдәге күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә табигатьне танып-белүдә, экологик тәрбия бирүдә үтемле булган басмалар - энциклопедияләр, белешмәлекләр, төрле экологик чаралар үткәрүдә кулланырга мөмкин булган ярдәмлекләр урын алды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, укучыларга 4 китап язып бирелде. Бәйрәмдә балаларга Чулман елгасында яшәгән балыклар турында презентация күрсәтелде. Ә иң кызыклысы: алар балыклар темасына табышмакларга җавапларны «дартс уены» аша таптылар. Китапханәнең иң күп китап укучысы - Зәлинә Әхмәтова бу уенда да сынатмады, 55 очко җыеп, беренче урынга чыкты. Алдан ук, өйгә эш итеп, «Алтын балык» рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң матур рәсемнәрне Шамил Гарипов, Илүзә Шамилова, Инсаф Муллануровлар ясады.

Кул эшләре буенча мастер-классны Рәхилә Фәттахова уздырды. Балалар «Керпе балык», «Алтын балык», «Бронза төсле балык»ларны бик яратып, матур итеп ясап куйдылар. Мастер-классны уздырганда Юлия Васильеваның «Арт-студия» - безнең өйдә» исемле китабын кулландык. Кул эшләрен, аппликацияләр ясаганда бу китап һәрчак ярдәмгә килә. Китапның төп максаты да - табигый материалларны, кул астындагы әйберләрне кулланып, өйдә арт-студия булдыру һәм балаларның иҗади фикерләвен үстерү. Бәйрәм ахырында Пушкинның «Алтын балык» әкиятен карадык, дип яза Боерганнан Флүзә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев