Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мусабай-Завод авылында Олимпия көне үтте

Күптән түгел Мусабай-Завод авылының спорт мәйданчыгында балалар өчен Олимпия көне уздырылды. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм III-VI сыйныфларда укучы яшүсмерләр актив катнашты. Балалар 30-50 метрга йөгерүдә, туп атуда көч сынашты. Кечкенә сабыйлар арасында Олеся Королевага, Әмир Шакирҗановка һәм Эмилия Сәфиуллинага тиңнәр булмады. Шулай ук бар осталыкларын күрсәтә алган Айсылу Зарипованы...

Күптән түгел Мусабай-Завод авылының спорт мәйданчыгында балалар өчен Олимпия көне уздырылды. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм III-VI сыйныфларда укучы яшүсмерләр актив катнашты. Балалар 30-50 метрга йөгерүдә, туп атуда көч сынашты. Кечкенә сабыйлар арасында Олеся Королевага, Әмир Шакирҗановка һәм Эмилия Сәфиуллинага тиңнәр булмады. Шулай ук бар осталыкларын күрсәтә алган Айсылу Зарипованы һәм Миләүшә Садыйкованы әйтеп үтәсе килә. Бакча сабыйлары арасында аеруча да активлык, җиңүгә омтылышны Ангелина Гыйльметдинова, Максим Колобов һәм Алинә Сәетгәрәева күрсәттеләр.

Мәктәп балалары арасында да киеренке ярыш барды. Монда үз яшь категорияләрендә Артур Зыятдинов, Айбулат Шәйхиев, Илдар Сәфиуллин, Риназ Хамедов иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кызлар арасында шулай ук үз яшь категорияләрендә призлы урыннарга Айгөл Фәхретдинова, Айсылу Фәрхетдинова, Миләүшә Хәкимова, Аделина Бубекова, Алинә Садыйкова, Даша Колобова, Алия Фәхретдинова, Дания Нуртдинова, Илина Шакирова һәм Алинә Шакирова чыктылар. Ярышлар Мусабай-Завод авылының «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Лилия Хөсәинова тырышлыгы, аның булышлыгы ярдәмендә үткәрелде, дип хәбәр итә безгә атказанган тренер Гаяз Бакусев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев