13 июль 2016 яңалыклары
-
Әбисе үлгән, тугыз яшьлек оныгы комада
Шул ук көнне Мәскәү - Уфа автотрассасының 1066нчы километрында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда бер кешенең гомере өзелде, җиде кеше авыр тән җәрәхәтләре алды. Сәламәтлекләренә зыян алучыларның өчесе - балигъ булмаган пассажирлар. Фаҗига 22 сәгатьтә була. Уфа - Мәскәү юнәлешендә хәрәкәт итүче «Хундай Солярис» автомобиле, алдан барган транспортны узу...
-
Ел ярым эчендә 100 тапкыр штрафка тартылган мотоциклчы һәлакәткә эләккән
1 июль көнне 19 сәгатьтә «Хонда» мотоциклын йөртүче 34 яшьлек ир-ат, Яр Чаллы - Водозабор юлыннан хәрәкәт иткәндә, тизлеген арттыра, алдан барган машина белән араны сакламый һәм автомобильгә бәрелә. Сәламәтлегенә зыян алган йөртүче больницага җибәрелә. Мотоциклчының йөртү стажы 15 ел, 2015-2016 елларда 100 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган.
-
Тизлек режимын бозучылар саны кимеми
Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 11 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә үткәрелгән чираттагы рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата барысы 112 административ беркетмә төзелде. Аның күпчелеге (75е) тизлекне арттырган өчен язылды, 5 йөртүче ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыккан өчен җаваплылыкка тартылды, дәүләт номерлары укылмаган 5 машина туктатылды,...
-
«Татарстан» совхозы поселогында шәхси йортка ут капты
11 июль көнне иртәнге якта янгын сүндерүчеләр «Татарстан» совхозы поселогында шәхси йорт януы турында хәбәр алалар. 70 квадрат метрлы йортның түбәсе, өстәмә корылмасы тулысынча янып бетә, ике бүлмә төтен белән ыслана. Хуҗаларның үзләренә зыян килми. Ут электр җиһазларын монтажлаганда кыска ялганыш аркасында чыккан дип фаразлана.
-
Сулыкларда куркынычсызлык таләпләренең үтәлүенә контроль көчәячәк
«Прибрежный» бакчачылык ширкәте биләмәсендәге насос станциясендә булган фаҗигадән соң районның гадәттән тыш хәлләр буенча комисссиясе, чираттан тыш рәвештә, киңәйтелгән утырышын үткәрде. Анда барлык ширкәтләрдән вәкилләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, хокук саклау, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре чакырылган иде.
-
Аулашта яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты
11 июль көнне Аулаш авылының тырыш халкы өчен бик сөенечле вакыйга булды: биредә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авылның яше, карты, үсеп килүче яшьләре бина ачылуга бердәм булып килгәннәр иде.
-
Җиңүчеләр билгеләнде
Күптән түгел район китапханәләр системасы хезмәткәрләре райондашлар арасында «Безнең яшьләр» дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән иде. Катнашучылар өчен «Вконтакте» социаль челтәрендә актив тавыш бирү барды. Шушы көннәрдә бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде. «Пейзаж» номинациясендә беренчелекне Борды авылыннан Ирина Чернова яулап алды. Ә «Авылымның иң яраткан почмагы», «Яшьләр авыл җирлеге», «Елмай» номинацияләрендә Ташкичү...
-
Яңа банкнотларда республика символларын күрү өчен райондашлар да актив тавыш бирә
Россия Банкы 2017 елдан 200 һәм 2000 сумлык банкнотларны әйләнешкә кертергә планлаштыра. Традиция буенча, Россия банкнотларында шәһәр/төбәк күренешләре һәм әһәмиятле объектлары сурәтләнә. Бу юлы да ул шулай булачак: ике банкнотта ике шәһәр, Россия тарихын һәм мәдәниятен, техник казанышларын, табигый байлыкларын чагылдыручы дүрт символ урын алачак. Ләкин илдә 85 өлкә, 1100дән...
-
Мәләкәстә – Питрау, Калининода Кече авыл бәйрәме үтә
Питрау - Мәләкәс авыл җирлегендә төп бәйрәмнәрнең берсе санала. Кичә ул, зурлап, Мәләкәснең үзендә үткәрелде. 15 июльдә, Питрау көненә туры китереп, Яңа Җирекле, Куаклы һәм Калинино халкы да Кече авыл бәйрәме уздырачак. Ул Калинино авылының бик матур почмагында - чишмә янында үткәреләчәк. Өч авыл халкы да - биредә яшәүчеләр, шәһәрдән...
-
Безнекеләр «Сәләт»тә катнаша
9-14 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең халыкара «Сәләт» белем бирү форумы уза. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән сәләтле балалар катнашачак. Тукай районыннан әлеге форумда төрле бәйге, фестивальләрдә җиңүче, шулай ук уку алдынгылары булган 23 укучы катнаша.
-
Җитештерүчеләр өчен яңа программа эшли башлый
Татарстан Республикасы Кама инновацион территориаль-сәнәгать кластерында импортны алыштыручы товар җитештерүне үстерү буенча программа эшли башлый. Кызыксынучылар «Кама инновацион территориаль-сәнәгать кластеры» коммерциянеке булмаган партнерлык оешмасы» ассоциациясе проекты менеджеры Данил Хәмитовка (+7-960-053-85-17, manager@projectgroup.pro), региональ инновацион проектлар фонды генераль директоры Равил Сираҗиевка (+7-843-526-94-56, office@fond-airr.ru) мөрәҗәгать итә ала.