Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа банкнотларда республика символларын күрү өчен райондашлар да актив тавыш бирә

Россия Банкы 2017 елдан 200 һәм 2000 сумлык банкнотларны әйләнешкә кертергә планлаштыра. Традиция буенча, Россия банкнотларында шәһәр/төбәк күренешләре һәм әһәмиятле объектлары сурәтләнә. Бу юлы да ул шулай булачак: ике банкнотта ике шәһәр, Россия тарихын һәм мәдәниятен, техник казанышларын, табигый байлыкларын чагылдыручы дүрт символ урын алачак. Ләкин илдә 85 өлкә, 1100дән...

Россия Банкы 2017 елдан 200 һәм 2000 сумлык банкнотларны әйләнешкә кертергә планлаштыра. Традиция буенча, Россия банкнотларында шәһәр/төбәк күренешләре һәм әһәмиятле объектлары сурәтләнә. Бу юлы да ул шулай булачак: ике банкнотта ике шәһәр, Россия тарихын һәм мәдәниятен, техник казанышларын, табигый байлыкларын чагылдыручы дүрт символ урын алачак. Ләкин илдә 85 өлкә, 1100дән артык шәһәр. Символларны аларның кайсыннан сайларга? Шуны истә тотып, Россия Банкы Твоя-Россия.рф сайтында тавыш бирү оештырды.

Шәһәрләрне/төбәкләрне һәм символларны тәкъдим итү 28 июньнән башланды. Ул өч этапта үтә. 28 июльгә кадәр шәһәрләрнең һәм символларның киңәйтелгән исемлеге билгеле булачак. Анда Твоя-Россия.рф сайтында 5000нән артык тавыш җыйган объектлар урын алачак.

Икенче этап - халыктан сораштыру. Ул 5 августтан 30ына кадәр уза. Аның нәтиҗәләре буенча, 10 шәһәр һәм 20 символ формалаша.

Соңгы нәтиҗәләр 5 октябрьгә билгеле була һәм бу турыда 7 октябрь көнне «Россия 1» телеканалыннан игълан ителә.

Тавыш бирүгә Татарстан Республикасыннан Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тәкъдим ителде. Өч символ өчен дә тавыш бирүчеләр саны 5әр меңнән артты, дип хәбәр итә Твоя-Россия.рф сайты.

Районнан да тавыш бирүчеләр саны арта бара. Бу эштә аеруча яшьләр актив катнаша. Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге барлык райондашларны Твоя-Россия.рф сайтында республика символлары өчен үз фикерләрен белдерергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев