Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Әбисе үлгән, тугыз яшьлек оныгы комада

Шул ук көнне Мәскәү - Уфа автотрассасының 1066нчы километрында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда бер кешенең гомере өзелде, җиде кеше авыр тән җәрәхәтләре алды. Сәламәтлекләренә зыян алучыларның өчесе - балигъ булмаган пассажирлар. Фаҗига 22 сәгатьтә була. Уфа - Мәскәү юнәлешендә хәрәкәт итүче «Хундай Солярис» автомобиле, алдан барган транспортны узу...

Шул ук көнне Мәскәү - Уфа автотрассасының 1066нчы километрында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Анда бер кешенең гомере өзелде, җиде кеше авыр тән җәрәхәтләре алды. Сәламәтлекләренә зыян алучыларның өчесе - балигъ булмаган пассажирлар.

Фаҗига 22 сәгатьтә була. Уфа - Мәскәү юнәлешендә хәрәкәт итүче «Хундай Солярис» автомобиле, алдан барган транспортны узу нияте белән, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Рено Логан» машинасы белән бәрелешә. «Хундай Солярис»ның 47 яшьлек йөртүчесе, аның 50 яшьлек хатыны һәм 6 яшьлек үги кызы сәламәтлекләренә шактый зур зыян алалар һәм БСМПга җибәреләләр. Гаилә бирегә Төмән өлкәсеннән килгән була.

«Рено Логан» автомобилендә исә биш кеше була. Кызганычка каршы, табиблар 70 яшьлек хатын-кызның гомерен саклап кала алмыйлар, ул һәлакәт урынында ук җан бирә. Ә менә аның рульдә баручы кияве, кызы һәм ике оныгы - барысы да авыр тән җәрәхәтләре ала. Балаларның олысына 16 яшь. Аның умрау сөяге сына, башына зыян килә. Бүген ул 2нче балалар больницасында. 9 яшьлек кыз исә тагын да күбрәк җәрәхәтләр ала. Хәзерге көндә ул реанимация бүлегендә икенче дәрәҗә комада. Кызганычка каршы, кыз махсус креслога да утыртылмаган, каеш белән генә эләктерелгән булган. Зыян күрүче гаилә Яр Чаллыдан.

Ике автомобильнең дә кузовлары тулысынча җимерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев