Юл хәрәкәте иминлеге
Тизлек режимын бозучылар саны кимеми
Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 11 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә үткәрелгән чираттагы рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата барысы 112 административ беркетмә төзелде. Аның күпчелеге (75е) тизлекне арттырган өчен язылды, 5 йөртүче ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыккан өчен җаваплылыкка тартылды, дәүләт номерлары укылмаган 5 машина туктатылды,...
Юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 11 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре участок вәкаләтлеләре белән берлектә үткәрелгән чираттагы рейдта юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата барысы 112 административ беркетмә төзелде. Аның күпчелеге (75е) тизлекне арттырган өчен язылды, 5 йөртүче ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыккан өчен җаваплылыкка тартылды, дәүләт номерлары укылмаган 5 машина туктатылды, исерек килеш рульгә утырган 2 кеше тоткарланды, 1 кешегә куркынычсызлык каешын такмаган өчен, 1 йөртүчегә баланы утыргычсыз алып барган өчен, 9 җәяүлегә юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф салынды. Рейд барышында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев