Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Аулашта яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басты

11 июль көнне Аулаш авылының тырыш халкы өчен бик сөенечле вакыйга булды: биредә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авылның яше, карты, үсеп килүче яшьләре бина ачылуга бердәм булып килгәннәр иде.

Күптән килгән милли гадәт буенча, кунакларны ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алдылар. Авыл халкын ФАПны ачу бәйрәме белән район башлыгы Васил Хаҗиев, район Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район шифаханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов, Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев тәбрикләде.

- Кешеләр сәламәтлеге илебездә, республикабызда һәрчак иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып торды һәм тора. Яңа медицина учреждениесе сезгә, беренчел ярдәмне үз вакытында алып, авыруларга бирешмәүдә ярдәм итсен, - диде район башлыгы Васил Хаҗиев үз чыгышында.

- Яңа, уңайлы һәм җылы бина эчендә, беренче ярдәм күрсәтү өчен, барлык шартлар да тудырылган. ФАПта фельдшер бүлмәсе, беренчел кабул итү, прививка ясау һәм процедура бүлмәләре бар. Краннан җылы һәм салкын су килә. Без, шундый зур бүләк өчен, республикабыз һәм район җитәкчеләренә рәхмәтлебез, - дип, сөенеп сөйләде ФАП мөдире Ирина Зайцева.

Авылның ак әбиләре катнашында ал тасмалар киселгәннән соң, кунаклар бина эченә үттеләр, андагы шартлар белән танышып йөрделәр. Иркен һәм якты бүлмәләр, яңа җиһазлар һәм кирәк-яраклар - барысы да уңай тәэсир калдырды.

- Без әлеге ФАП турында күптәннән хыялландык. Фельдшерыбыз Иринаны, авырсак, өйгә чакыра идек. Аллага шөкер, вакыты белән исәпләшмичә, безнең янга ашыкты. Ә хәзер аның янына - яңа ФАПка - үзебез йөриячәкбез. Монда чиста, җылы, якты, - дип, фикерләре белән уртаклашты авыл халкы.

Аулаш авылында бүген чын бәйрәм: җыр-көйләр яңгырый, әйләнә-тирә аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән. Бар халык яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелүгә сөенечләре белән уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев