Яңалыклар
Мәләкәстә – Питрау, Калининода Кече авыл бәйрәме үтә
Питрау - Мәләкәс авыл җирлегендә төп бәйрәмнәрнең берсе санала. Кичә ул, зурлап, Мәләкәснең үзендә үткәрелде. 15 июльдә, Питрау көненә туры китереп, Яңа Җирекле, Куаклы һәм Калинино халкы да Кече авыл бәйрәме уздырачак. Ул Калинино авылының бик матур почмагында - чишмә янында үткәреләчәк. Өч авыл халкы да - биредә яшәүчеләр, шәһәрдән...
Питрау - Мәләкәс авыл җирлегендә төп бәйрәмнәрнең берсе санала. Кичә ул, зурлап, Мәләкәснең үзендә үткәрелде. 15 июльдә, Питрау көненә туры китереп, Яңа Җирекле, Куаклы һәм Калинино халкы да Кече авыл бәйрәме уздырачак. Ул Калинино авылының бик матур почмагында - чишмә янында үткәреләчәк. Өч авыл халкы да - биредә яшәүчеләр, шәһәрдән туган йортларына кайтучылар, кунаклар бәйрәмгә бик актив әзерләнделәр, үзләре иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Авылдашлар, гармуннар уйнап, җырлар җырлап, элеккеге йолаларны саклап, өйдән-өйгә йөреп, бәйрәм бүләкләре җыйдылар, бергәләп, чишмә юлын чистарттылар. Кече авыл бәйрәмен оештыруны эшмәкәр Михаил Мартемьянов һәм аның гаиләсе башлап йөри. Чара 17 сәгатьтә башланыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев