Сулыкларда куркынычсызлык таләпләренең үтәлүенә контроль көчәячәк
«Прибрежный» бакчачылык ширкәте биләмәсендәге насос станциясендә булган фаҗигадән соң районның гадәттән тыш хәлләр буенча комисссиясе, чираттан тыш рәвештә, киңәйтелгән утырышын үткәрде. Анда барлык ширкәтләрдән вәкилләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, хокук саклау, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре чакырылган иде.
Быел, су коену сезонына кергәч, Яр Чаллы шәһәреннән генә дә сулыкларда тугыз кешенең гомере өзелгән. Өч үлем Тукай районы җирлегенә туры килә. «Бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен, куркынычсызлыкның гади генә чараларын күрү мөһим. Моңа, иң беренче чиратта, су керүнең тыелганын аңлатучы аншлаглар кую керә. Ул, һичшиксез, кемнәрнедер суга якын килүдән тыеп калачак, гомерен, сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк», - диелде утырышта.
Моңа өстәп, ихтыяҗ бар икән, су яннарын коймалар белән әйләндерү, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган мәгълүмат такталары урнаштыру, шулай ук яр буена рөхсәтсез куелган баскычларны куптарып алу һәм башка шундый чараларның мөһимлеге турында әйтелде. Мондый баскычлар үзләре үк су керергә чакырып тора, дип ассызыклап үтте Яр Чаллы янгын-коткару гарнизоны башлыгы Рөстәм Юмагулов.
Тукай районы җирлегендә барысы 36 капиталь буа исәпләнә. Кечерәкләрен дә исәпләгәндә, алар 50гә тула. Районда бүген 40 меңгә якын кеше яшәсә, җәйге чорда шәһәрдән кайтучылар исәбенә аларның саны ике-өч мәртәбә арта. Чаллыда яшәүчеләрнең дә күпчелеге район җирлегендә урнашкан бакчаларда ял итә, якындагы сулыкларда коена. Ләкин 50 буаның берсендә дә рөхсәт ителгән махсус су коену урыны юк. «Бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк. Үз биләмәләрендәге объектларның торышы өчен, беренче чиратта, бакчачылык ширкәтләре рәисләре һәм идарә әгъзалары җаваплы», - дип белдерде Рөстәм Юмагулов.
Район прокуроры Айрат Галимәрданов та «Прибрежный»да булган очрак буенча бакчачылык ширкәте рәисенең гаебен инкарь итмәде. Шуңа күрә барлык рәисләрне үз биләмәләрендә куркынычсызлыкның торышын тагын бер кат күздән кичерергә, тәртипкә салырга чакырды. Хәлнең торышы белән якыннанрак танышу өчен, шушы көннәрдә прокуратура, Эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре бакчачылык ширкәтләрендә йөреп чыгачакларын белдерде.
Район башлыгы Васил Хаҗиев авыл җирлекләре башлыкларын үз төбәкләрендәге ширкәтләргә барырга, рәисләре белән очрашырга, хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә чакырды.
Ә хәл итәсе проблемалар бакчачылык ширкәтләрендә аеруча күп. Бу очрашуда да ширкәтләр вәкилләре аларны вазифадагы затларга җиткереп калырга ашыкты. Һәм ул проблемаларның күпчелеге нәкъ менә кеше гомерен кисәргә, сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин, диделәр алар. «Силикатчик» ширкәте вәкиле бакчага килү юлында җәяүле сукмаклары ясарга кирәклеген искәртте. Юлда һәлакәт килеп чыкса, безне гаепләячәкләр, диде. Шулай ук ширкәт эчендә эчкән килеш рульгә утырып йөрүчеләр дә аз түгел, кеше гомеренә зур куркыныч янаучы әлеге күренешкә дә игътибар арттырылсын иде, дип, Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасарына мөрәҗәгать иттеләр бакчачылар.
«Прибрежный»дагы кебек бәхетсезлек очраклары кабатланмасын өчен, насос станцияләре торган участоклар, кешегә куркыныч тудыручы башка объектлар тагын бер кат күздән кичерелергә тиеш, дип ассызыкланды утырышта. Бер гөнаһсыз сабыйлар белән бәйле фаҗигаләр аеруча күңелне тетрәндерә. Әле җәйге каникулларның яртысы алда. Ял итү генә түгел, тиздән урып-җыю чоры башлана. Анда да балалар комбайнчы ярдәмчеләре булып та, әтиләренә, абыйларына ияреп тә йөриләр, ындыр табакларына да эшкә җәлеп ителәләр. Шуңа күрә һәр җирдә куркынычсызлык таләпләре тулысынча контрольдә булырга тиеш, дип йомгак ясалды утырыш ахырында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев