11 октябрь 2019 яңалыклары
-
Ачуланма!
Кешенең эчендә һәм тышында төрле-төрле сыйфатлар бар. Мисал өчен ярату, көнләшү, өмет итү, курку, кайгыру һәм ачу.
-
Тиз генә мич кабызмакчы булган
5 октябрь көнне көндез 112 хезмәтенә «Росинка» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәр килә.
-
Котыру чире теркәлде
Быел Тукай районында районда котыру авыруының өченче очрагы ачыкланды. Беренче очрак Иске Дөреш авылында булган иде. Аннан соң «Искра бакчачылык ширкәтендә теркәлде. Һәм тагын шундый хәл – бу юлы Иске Дөреш җирлегенең Октябрь Бүләк авылында.
-
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт һәм сәламәтләндеү комплексында Өлкәннәр Спартакиадасы узды. Анда 100дән артык ветеран үзара көч сынашты.
-
Иң зур байлыгым – балаларым
Шушы көннәрдә авылыбызның тыл ветераны Фәрхетдинова Тәнзия Хәсән кызының олы юбилее булды – 90 яше тулды.
-
Яңа йортка ут капкан
5 октябрь кичке сәгать 5 тулгач Бәтке авылыннан хәбәр килә. Шалтыратучы Заречная урамында торак йорт януы турында әйтә. Йортта ир-ат кызы белән генә яшәгән була. Ул эштән кайтканда апасыннан баласын кереп ала һәм үз урамына борылгач, йорты януын күреп ала.
-
Тукайлыларның урыны түрдә
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган республикакүләм тантаналы чара Казанның «Корстон» комплексында узды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Тантанага тармак ветераннары, югары казанышларга ирешкән районнарның агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, сервис оешмаларының хезмәт алдынгылары, барлыгы 700дән артык кеше чакырылган иде. Алар арасында Тукай районыннан район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация дә бар иде. Бу мәртәбәле бәйрәмдә тукайлылар игътибар үзәгендә булды. Быел Тукай районы бөртеклеләрнең тулай җыемы (175 мең тонна) һәм һәр гектардан чыккан уртача уңыш (40,4 центнер) буенча иң югары нәтиҗәләргә иреште.
-
Иң җитез йөзүчеләр
Өлкәннәр декадасы кысаларында Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнында өлкән яшьтәгеләр арасында йөзү ярышлары узды. Аларда 46 кешедән торган 19 команда катнашты.
-
Эшмәкәрләр өчен семинар
11 октябрьдә 16 сәгатьтә район эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре өчен бушлай семинар уза.
-
Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте
Нәтиҗәдә 1300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, ә 200ләп кеше хастаханәгә яткырылган. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195110/