Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Иң зур байлыгым – балаларым

Шушы көннәрдә авылыбызның тыл ветераны Фәрхетдинова Тәнзия Хәсән кызының олы юбилее булды – 90 яше тулды.

Аны әлеге зур юбилее белән тәбрикләргә район җитәкчеләре һәм авыл җирлегеннән вәкилләр килде. Алар юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләрен тапшырып, изге теләкләрен җиткерделәр. 
Тәнзия апа Биклән мәктәбенең 8нче сыйныфын тәмамлагач, Алабуга ветеринария училищесында 2 ел укып, Чкалов колхозына эшкә кайта. Шунда күп еллар хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканчы 11 ел ул ындыр табагында склад мөдире булып эшли. Кияүгә чыгып, парлы тормышта 22 ел гына яшәп кала. Габделбәр абый белән алар өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Ләкин Габделбәр абый 1972 елның башында каты авырудан соң вафат була. Өч кызын кочып Тәнзия апа 42 яшендә тол кала. Ялгызың балаларны аякка бастыруның ничек авыр икәнен үзе шуның аша үткән кеше генә беләдер. Хәзерге вакытта ул олы кызы Нәсимә, кияве Мисбах тәрбиясендә яши. 
«Сугыш елларында һәр көн үлем көтеп, ачлы-туклы яшәгән кешеләр бит без. Кем уйлаган шушы яшькә җитәрмен дип. Ходай биргән гомерне матур гына яшәп бетерергә язсын инде. Бүгенге буын без күргән ачы хәсрәтләрне күрмәсен, илдә тынычлык булсын», – дип тели юбиляр. «Минем иң зур байлыгым – өч кызым, өч оныгым, җиде оныкчыгым. Нәселебез дәвам итә», – ди Тәнзия ханым. 
Шик юк, таза нәселле агачның ботаклары да, тамырлары да ныгып ишәер, җил-давылга бирешмичә, тагын да үсеп ныгырлар. 

Асия ФАЗУЛЛИНА, 
Биклән авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев