Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа йортка ут капкан

5 октябрь кичке сәгать 5 тулгач Бәтке авылыннан хәбәр килә. Шалтыратучы Заречная урамында торак йорт януы турында әйтә. Йортта ир-ат кызы белән генә яшәгән була. Ул эштән кайтканда апасыннан баласын кереп ала һәм үз урамына борылгач, йорты януын күреп ала. 

Янгынны беренче булып күршеләре күреп алган, сүндерүчеләргә дә алар хәбәр иткән була. Янгын сүндерү машиналары килгәнче чиләк белән үзләре су сибеп карыйлар, ләкин утны җиңә алмыйлар. Кызганычка, агач йортның түбәсе ишелеп төшә, стеналары да нык яна. Бүген ул файдаланырлык түгел. «Росинка»дагы мунча кебек, бу йорт та күптән түгел генә төзелгән була. Янгынның сәбәбе – электр үткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев