Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиз генә мич кабызмакчы булган

5 октябрь көнне көндез 112 хезмәтенә «Росинка» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Ул көнне өлкән яшьтәге ир белән хатын бакча территориясен җыештыралар, кышкы сезонга шәһәргә китәргә әзерләнәләр. Бабай чүп түгәргә киткән арада әби мунча мичен кабызып җибәрергә уйлый. Мичкә утын тутырганнан соң җайлы гына итеп шашлык пешергәндә куллана торган матдәне (розжиг) сибә. Шырпы кабызганчы әлеге матдәнең пары өскә күтәрелә һәм шырпыны мичкә атканда ут әбинең битенә, кулларына каба. Шуның өстенә, ут мунча эченә дә күчә һәм бина тулысынча янып бетә. Тәненең 10 процент өлеше пешкән әби бүген больницада, ә мунча төзәтерлек хәлдә түгел. Сүз уңаеннан, мунча әле ике-өч ел элек кенә төзелгән булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев