Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иң җитез йөзүчеләр

Өлкәннәр декадасы кысаларында Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнында өлкән яшьтәгеләр арасында йөзү ярышлары узды. Аларда 46 кешедән торган 19 команда катнашты. 

Хатын-кызлар һәм ир-атлар 25 метрлы дистанциядә йөзделәр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде. Хатын-кызлар арасында беренче урында Иске Дөрештән Янирә Әминова, икенче урында Шилнәбаштан Ирина Самохина, өченчедә Круглое Поледан Саимә Ибраһимова булды. Ир-атлардан беренчелекне Кече Шилнәдән Таһир Галиев, икенче урынны Иштирәктән Илдус Җиһангиров, өченче баскычны Мәләкәстән Анатолий Борисов алды. 
Эстафетада исә Мусабай Завод авыл җирлеге командасы иң җитезе дип табылды. Новотроицкое һәм Биклән командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Барлык төр ярышлар буенча җиңүче дип Иске авыл җирлеге командасы табылды, Мәләкәс һәм Круглое Поле өлкәннәре, азга гына калышып, икенче һәм өченче урынны алдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X