Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт һәм сәламәтләндеү комплексында Өлкәннәр Спартакиадасы узды. Анда 100дән артык ветеран үзара көч сынашты.

Ярышлар алты спорт төре – өстәл теннисы, шашка уеннары, дартс, мылтыктан ату, бочча, армспорт буенча оештырылды. Уеннар арасында алар чәй өстәле артында сыйланырга да өлгерделәр.
Спартакиада ярышларының җиңүчеләре билгеләнде. Шашка буенча ир-атлар арасында Круглое Поле поселогыннан Николай Дьячков, хатын-кызлар арасында Калмаш авылыннан Рәисә Шакирова беренче урынны алды. Өстәл теннисында Яңа поселогыннан Наил Хөсәеновка hәм Борды авылыннан Любовь Елинага тиңнәр булмады. Армспорт буенча Калмия авылыннан Рафил Әхмәтнуров, Иске Дөрештән Янирә Әминова җиңде. Дартста Биклән авылыннан Рәдиф Сираев, Татарстан поселогыннан Әнүзә Нәбиуллина беренчелекне яулады. Мылтыктан атучылар арасында Сосновый Бор поселогының Виктор Гудоб, Бордыдан Любовь Елина иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Боччада Кече Шилнәдән Миргазиян Хәмитов, Татарстан поселогыннан Гөлчәчәк Кәрәмова җиңде. 
Районның өлкәннәр җыелма командаларыннан беренчелекне Калмаш, икенче урынны Мәләкәс, өченче урынны Иске Дөреш авыл җирлекләре алды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X