11 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Юл ашыкканны яратмый
8 сентябрьдә көндезге сәгать 2 тулгач Мәскәү – Уфа юлының 1066нчы километрында «Шевроле Ланос» автомобиле юл кырыена чыгып әйләнә. Соңгы көннәрдә район территориясендә мондый һәлакәтләр бик еш кабатлана. Бу юлы машина руле артында утырган 54 яшьлек ир-ат алда барган транспортны узарга уйлый. Ләкин контрольне югалта, туктап кала алмый, тизлеге дә тиешледән югары була. Шуңа күрә юл кырыена төшеп китә.
-
Театрның яңа бинасы ачылды
9 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры ачылды. Театрның тамаша залы 300 урынга исәпләнгән. Зал бизәлешендә дизайнерлар татар милли орнаментын кулланган. Бинаның икенче катында театр музее урнашкан.
-
Авыл уртасында – спорт мәйданчыгы
Иске Абдул авылында заманча спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Аны «Универсаль спорт мәйданчыклары төзү» республика программасы кысаларында сафка бастырдылар. Объектны төзү 3 млн сумга төште.
-
Утыргычта йөртү һәркайда мәҗбүри
16 сентябрь көнне иртәнге сәгать 7дән 8гә кадәр район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Илһам ул – безнеке!
Яңа Бүләктә бөек җырчыбыз, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, күп мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакировның бюсты ачылды.
-
Мунчалар яна
5 сентябрь көнне төнге сәгать 12дә бердәм диспетчерлык хезмәтенә «Чулман» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә анда мунча яна торган була. Утта мунчаның хуҗасы – 57 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аның тәненең 20 проценты пешкән. Әлеге ир-ат БСМПга озатыла. Янгын чыгуның сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзек булмавында, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев.
-
Автобуска ут капкан
9 сентябрь көнне Чистай районында балалар утырган мәктәп автобусына ут каба.
-
Тукай районында бүген иртәнге сәгать сигездә 44 сайлау участогы үз эшен башлады
Тукай районында бүген иртәнге сәгать сигездә 44 сайлау участогы үз эшен башлады.
-
Бәрәңгесе дә бәрәңгесе!..
Йодрык кадәрле, йомры бәрәңге үстерүнең серен Минталип Минехановтан та әйбәтрәк белгән кеше юктыр. Булса да, сирәктер. Илле яшендә зур эшкә – крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруга алынган ул һәм егерме ел эчендә бәрәңге игү, кишер һәм аш чөгендере үстерү остасына әйләнгән. Җир улы бу эшне биш бармагы кебек белә. Хуҗалык яшелчәчелек тармагы буенча республикада һәрвакыт алдынгылар рәтендә.
-
«Якты юл» миңа канатлар куйды
44 еллык данлыклы да, кызыклы да тарихы булган «Якты юл» («Светлый путь») газетасы бүген чираттагы юбилеен билгеләп үтә. Басманың беренче саннарыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр яраткан хезмәтенә тугры калган мөхтәрәм ветераныбыз – рус телендә нәшер ителүче басманың алыштыргысыз тәрҗемәчесе, 20 елдан артык редакторның дубляж буенча урынбасары вазифасын башкарган талантлы хезмәттәшебез Әлфия Шәйхнур кызы Сөнгатуллинага 70 яшь.