Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәрәңгесе дә бәрәңгесе!..

Йодрык кадәрле, йомры бәрәңге үстерүнең серен Минталип Минехановтан та әйбәтрәк белгән кеше юктыр. Булса да, сирәктер. Илле яшендә зур эшкә – крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруга алынган ул һәм егерме ел эчендә бәрәңге игү, кишер һәм аш чөгендере үстерү остасына әйләнгән. Җир улы бу эшне биш бармагы кебек белә. Хуҗалык яшелчәчелек тармагы буенча республикада һәрвакыт алдынгылар рәтендә. 

Бәрәңге – икенче икмәк. Бер дә юкка гына халкыбыз аны шулай атамаган. Ачлык, михнәт күргән сугыш чоры балалары черек бәрәңге кәлҗемәсе ашап исән калганнар. Җир йөзендә яшәүче халыклар бәрәңгедән нинди генә ризыклар әзерләмиләр?! Бәрәңге башка яшелчәләргә караганда күбрәк кулланыла. Шуңа күрә ул күбрәк үстерелә дә.
Бәрәңгенең файдалы булуы аның сыйфатына бәйләнгән. «Минеханов» хуҗалыгында җитештерелгән югары сортлы икенче икмәкне халык ярминкәләрдә дә бик яратып ала. Тукай районы, Яр Чаллы шәһәрен һәм Кама аръягын – республика халкын һәм тирә-күршеләребезне сыйфатлы бәрәңге белән тәэмин итү өчен Минехановлар таңнан кичкә кадәр хезмәт куя. Бәрәңге ала торган кыйммәтле чит ил техникасы – Бельгиядә эшләнгән «AVR-6100» белән улы Рәмис идарә итә. «Чит илләрдә эшләнгән «акыллы» техника, чәчкечләр, складтагы сортларга аеру транспортеры, бәрәңге үлчәү җайланмасы сатып алу, яшелчә базасы төзү һәм ремонтлау, ягулык-майлау материаллары сатып алу, хезмәт хакы һәм социаль түләүләр, салымнар, хәйриячелек сатылган уңыш хисабына башкарыла. 
«Бәрәңге 80 гектар мәйданны били. Уңышы яхшы – гектарыннан 400 центнер чыга. Бәрәңге коры, чиста. Җыеп алган уңыш бәрәкәтле, илләр имин булсын», – ди Минталип Исмәгыйлович, уңышның мул булуына сөенеп. Орлыклык бәрәңгене дә КФХ үзе җитештерә. Яшелчә базасында бәрәңгене сортларга аеру транспортеры сәгать механизмы шикелле эшли. Уң якта ризыкка китә торган бәрәңге, сул як конвейерда орлыкка салыначак бәрәңге аерып алына. Туфрактан һәм чүп-чардан арындырылган бәрәңге төп-төгәл итеп үлчәнеп, 25әр килограммлап, сеткаларга тутырыла. «Яшелчә саклау складларында 4-5 метр биеклектә, рәт-рәт итеп өелгән бәрәңге яхшы саклана. Яшелчәләргә авыруларга каршы дәва чаралары да үткәрелергә тиеш. Тукландыру, эшкәртү процедуралары үткәрү өчен бәрәңге рәтләренә сезонына дистәләгән тапкыр керергә туры килә», – дип сөйли фермер. «Ел дәвамында ял күрмичә ничек эшлисез?» дигән соравыма Минталип Исмәгыйль улы: «Аллаһ Тәгалә ярдәмен тоеп яшибез, эшлибез. Ураза, Корбан гаетендә бераз ял итеп алам. Хәләл көчең белән хәләл ризык табу – игенчелек, яшелчәчелек, терлекчелек белән шөгыльләнү игелекле, саваплы эш. Аннары, туган җиремне, халкымны ярату да көч өсти. Улым Рәмис КамПИны, аннары Казанда ТР Президенты каршында җитәкче кадрлар әзерләү институтын тәмамласа да, ак күлмәк, костюм киеп, галстук тагып офиста утырмый. Чит илдән кайтарылган акыллы техниканы иярләде. Кызыбыз бухгалтерия һәм юридик эшләрне алып бара. Тормыш иптәшем Рәмзия эшчеләрне ашату өчен иртәнге дүрттән торып беренче, икенче ашлар әзерләп, термосларга тутырып, кырга, базага озата. Студент оныкларыбыз да каникул чорында кырда, базада тырыш хезмәт куялар. 
Программаларның үтәлүе – үз вакытында финанс ярдәме килеп ирешүе әһәмиятле. КФХларга дәүләт ярдәм кулын сузганда гына киләчәктә дә басу-кырларда бәрәңге уңышы игеләчәк», – ди Минталип Минеханов. 
Кишер, чөгендер бишәр гектар җирдә чәчелгән. Тамыразыкларның уңышы мул булачагы күренеп тора. «Җир астында алтын казык» булып утыручы кишер һәм сусыл, баллы аш чөгендере, тәмле бәрәңге өч юнәлештә реализацияләнә: балалар бакчасы, мәктәп һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре ашханәләренә озатыла. Икенче икмәкне сәүдә челтәрләре дә бик теләп ала. Минехановлар үстергән бәрәңгенең даны еракларга таралган – аны Мәскәү шәһәре, Башкортстан, Казахстан һәм Дагстан республикалары халкы да ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев