Илһам ул – безнеке!
Яңа Бүләктә бөек җырчыбыз, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты, күп мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Илһам Шакировның бюсты ачылды.
Бюстны ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм җырчының туганы Флүр Шакиров ачтылар.
«Бүген Илһам абый тагын безнең янга кайтты», – диде Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тантанага җыелган Яңа Бүләк авылы халкын һәм килгән кунакларны сәламләп. Ул Илһам Шакировның истәлеген мәңгеләштерү юлында тырышып йөрүләре өчен туганнарына рәхмәт белдерде. «Илһам абый Ворошилов районында туган, Сарман районында үскән дип әйтүчеләр бар. Яңа Бүләк бүген безнең районга керә, шулай булгач, Илһам абый безнеке», – дигән сүзләр белән тукайлыларның бөек җырчыны үзенеке итеп санарга хаклы икәнен аңлатып бирде. «Аның туган авылы киләчәктә җыр сәнгатен сөючеләрнең Илһам абый белән очраша торган, илһам алып китә урыны булыр, без аның туган авылын, чишмәсен, юлларын яшәтербез», – дип ышандырды. Җырчының туган авылында республика күләмендәге чаралар үткәрелүе өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба үтәчәк фестивальләрнең берсен биредә оештыру мөмкинлеге бирелсен иде, дигән теләген җиткерде.
Васил Шәйхразиев Илһам Шакиров шәхесенең бөеклеген күрсәтә торган республика күләмендәге чаралар, планнар турында сөйләде. Җырчының гомере буе татар халкына хезмәт итүен билгеләп үтте. «Бакыйлыкка киткәч тә, ул милләт өчен эшләвен дәвам итә. Без һәрвакыт аның өчен дога кылабыз. Туган ягын да без зурлап күрсәтергә тиешбез», – диде.
Җырчының сынын урнаштыру эшендә туганнары – Кыям абыйсының балалары Флүр, Камил, Рөстәм, Руфия башлап йөриләр, тантанага алар барысы да килгәннәр иде.
«Безнең тормышта Илһам абыйның роле зур булды. Без аның белән гомеребез буе горурланып яшибез. Бюст эшләтү турында бер ел элек ниятләгән идек. Быел бергәләп башкарып чыктык. Илһам абый туган авылына карап тора алсын дип урнаштырдык. Сынның авторы – Санкт-Петербургта яшәүче скульптор Венера Абдуллина. Ә бүгенге бәйрәм – безнең абыйның хәтер кичәсе. Зурлап аның сурәтен мәңгеләштерү авыл халкы өчен дә, безнең өчен дә бик истәлекле вакыйга. Онытмаучыларга, хөрмәт итүчеләргә рәхмәт. Илһам абыйны никадәр күбрәк искә алсак, яшьләр, киләчәк буыннар йөрәгендә дә шулкадәр сакланачак ул», – диде Руфия ханым, абыйларының да фикерен белдереп.
Яңа Бүләктәге бәйрәмгә килүчеләр арасында җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, яраткан җырчыларыбыз Фердинанд Сәлахов, Айдар Фәйзрахманов, Хәмдүнә Тимергалиева, Искәндәр Биктаһиров, Фән Вәлиәхмәтов, Илгиз Закиров, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, «Чаллы икмәге» АҖ директоры Рафаэль Юнысов, язучы, юмор остасы Алмаз Хәмзин һәм башка күренекле кешеләр бар иде. Алар бергәләп «Илһам» чишмәсендә булдылар, чишмә суыннан авыз итеп, Илһам Шакиров йөргән сукмаклардан уздылар. Яңа Бүләк мәдәният йорты һәм район үзешчәннәре кунакларга «Кер чайкау» дигән җырлы-биюле тамаша күрсәтте.
Илһам Шакиров сынын ачканнан соң район башлыгы Яңа Бүләк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нәзир Гыймазетдиновка тальян гармун бүләк итте. Кунаклар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, Илһам Шакировның музее белән таныштылар.
Башкаладан килгән кунакларның берничәсеннән Илһам Шакиров турында истәлекләрен һәм Яңа Бүләктәге вакыйгага мөнәсәбәтле фикерләрен дә белештек.
Алмаз Хәмзин, юмор остасы, язучы:
– Илһам абый бөтен татар халкыныкы. Олы шәхесебез, гигант. Халык күңелендәген җырда чагылдырыр өчен аның кебек михнәтләр күрергә кирәктер.
Туган авылы хәзер Тукай районына керә икән, сезнең райондашлар, җитәкчелек җаваплылыкның үзләренә төшүен аңлыйлар. Һәм бу шулай булырга тиеш, бик яхшы. Синеке-минеке дип бүлгәләми генә, һәркем үзенеке дип тора икән, бу дөрес тә.
Фердинанд Сәлахов, Татарстанның халык артисты:
– Илһам абый миңа үз репертуарындагы иң катлаулы җырларны бирә иде. «Җиңелне теләсә кем җырлый аны», – дип әйтә торган иде. Миңа ышануы булган аның. Ул безне сәхнә серләренә өйрәтүче булды. Үз репертуарындагы җырларны жәлләми иде. Аның җырын алып җырласаң сөенә иде. Яшьрәкләрнең җыр бүлешүенә шакката иде инде. Киң тавыш, киң күңел, киң йөрәк – гомумән, киңлек, иркенлек хас аңа. Бөтен дөнья фонотекасын баетучы ул. Бик югары һәм бик түбән ноталарны да ала торган тулы диапазонлы тавыш аңарда. Теләсә, опералар башкара алыр иде.
Илһам Шакиров кебек уникаль кешенең нәкъ менә Яңа Бүләктә дөньяга килүе аның якташлары өчен горурлык һәм зур бәхет. Табигать бик юмарт бит ул. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ул шушында туган. Яңа Бүләк кенә түгел, бөтен татар милләте өчен бүләк булып дөньяга килгән ул. Без җырчылар да бик бәхетле Илһам абыйлы булуыбыз белән. Дөрес, ул үзен бәхетле санамый иде, туры сүзле кеше, элекке авыррак елларда «бәхетсез илдә бәхетле булып булмый» дигән кискен фикерләр әйткәләде. Ләкин үзе безне бәхетле итте.
Тукай районы кешеләренең Илһам абый турында кайгыртуы, исемен мәңгеләштерү өчен тырышуы бик күңелле күренеш. Алар бу эшнең үзләренә тигән бер бүләк икәнен аңлыйлар дип уйлыйм.
Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның халык артисткасы:
– Илһам абый минем сәләтемә һич икеләнүсез ышаныч белдерде. Ул минем остазым булды. Аңың үлемен әле һаман да күңелем белән кабул итә алмыйм, ул минем өчен мәңге исән булып кала. Әле менә туган авылындагы музеена кергәч тә үзе белән очрашкан кебек тәэсирләндем, бик күңелем булды. Илһам Шакировны онытмаучыларга зур рәхмәт.
Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның халык артисты:
– Дәрдмәнд шигырендәге шаулы диңгездәге кораб белән чагыштырам мин аны:
«Шаулый диңгез…
Җил өрәдер…
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап…»
Җилкәнен киергән кораб булып барды ул, үзенең рәвеше белән дә, милләт алдындагы хезмәте белән дә. Бернинди җил-давылга бирешмәс кеше булды. Туры сүзле, зирәк акыллы, фикерле һәм ихлас иде.
Истәлеген мәңгеләштерү аның туган җирендә башлана – бу бигрәк тә кыйммәт. Сезнең башлангыч дәвамлы булыр дигән өметтә мин. Без, артистлар, киләчәктә Казанда Илһам абый белән Әлфия апаның мәйдан-бакчалары булыр, һәйкәлләр куелыр дип хыялланабыз.
Аның бер истәлеге калды миндә. Бервакыт концерт белән чыккач: «Бу галстук белән бик күп чыктым, бүтән берәр галстугың юкмы?» – дип миңа эндәште. Ак борчаклы матур галстугын салып миңа тоттырды, мин аңа үземнекен бирдем. Шул көннән аның галстугы миндә калды. Бик кадерле ядкарь итеп саклыйм.
Илһам абый турында бик озак сөйләргә булыр иде. Сүзләребез рухына дога булып барсын. Даһи, бөек кеше, ә үзе искиткеч гади була белде.
/ Рөстәм Зәкиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев