Мунчалар яна
5 сентябрь көнне төнге сәгать 12дә бердәм диспетчерлык хезмәтенә «Чулман» бакчачылык ширкәтендә янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә анда мунча яна торган була. Утта мунчаның хуҗасы – 57 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аның тәненең 20 проценты пешкән. Әлеге ир-ат БСМПга озатыла. Янгын чыгуның сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзек булмавында, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев.
Икенче көнне, 6 сентябрь-дә, тагын бер янгын теркәлә. Сәгать төнге 3ләр тирәсендә янгын сүндерүчеләр Түбән Суыксу авылында да мунча яну турында хәбәр алалар. Мунча тулысынча янып бетә. Хуҗа урында була, аның сәламәтлегенә зыян килми. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге белгечләре ут мичнең төтен чыгу торбасы дөрес урнаштырылмаганнан чыккан дип фаразлыйлар.
/ Фото күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев