Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл уртасында – спорт мәйданчыгы

Иске Абдул авылында заманча спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Аны «Универсаль спорт мәйданчыклары төзү» республика программасы кысаларында сафка бастырдылар. Объектны төзү 3 млн сумга төште. 

Тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәбибуллин Иске Абдул спорт мәйданчыгы районда әлеге программа буенча төзелүче унынчы объект дип билгеләп үтте. Районда спорт сөючеләр өчен заманча уңайлы шартлар тудырыла. «Бу спорт объекты да бушап тормасын, Иске Абдул авылы халкы аны тулы куәтенә файдалансын иде», – дигән теләкләр юллады Айрат Хәбибуллин. Авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина сүзләренә караганда, мондый мәйданчык бик кирәк иде. Авылда даими спорт белән шөгыльләнүчеләр бихисап. Ә спорт үзәге – мәктәп. Физкультура укытучысы Айнур Габидуллин 2011 елдан балаларны гына түгел, авыл халкын да спортка тарту буенча системалы эш алып бара. Бүген авылда барлык спорт төрләре буенча егетләр һәм кызлар командалары бар. Ел саен районда үткән турнирларда алдынгы урыннарны алып кайталар. Аеруча хоккей командалары көчле. Егетләр атна саен Минзәләгә йөреп шөгыльләнәләр, район данын яклап республика турнирларында да катнашканнары бар. 
Яңа спорт мәйданы ачылуны Айнур Габидуллин үз позицияләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек дип исәпли. Шөкер, Иске Абдул халкы сәламәт яшәү рәвешенә тартыла. Моннан соң аларның җирлекләрен данлап югарырак күрсәткечләргә ирешү мөмкинлекләре тагын да артачак.

Резидә Юсупова.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев